Мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе «Дин һәм тынычлык» форумында катнашты

24 октябрь 2024 ел 15:52
Мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе «Дин һәм тынычлык» форумында катнашты

Кичә, рабигыль-ахыр аеның 20 нче көнендә (23 октябрь), Татарстан Мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов «Дин һәм тынычлык» дип аталган Х Мәскәү халыкара форумы кысаларында Мәскәү дәүләт педагогия университетында узган Динара эшче төркеме утырышында катнашты. Салих хәзрәт җыелышта катнашучыларга Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан сәламләү сүзләрен җиткерде. Алар арасында Мәскәүнең югары уку йортлары ректорлары, шулай ук Сүрия, Гыйрак, Африка һәм Белоруссиядән килгән кунаклар бар иде.

Утырышта уку йортларында рухият һәм әхлак үсешенә, шулай ук дус илләр телләрен, шул исәптән гарәп телен өйрәнүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды. Җыелышта рухи тәрбия, ватанпәрвәрлек, күптеллелек һәм туган телне саклау мәсьәләләре күтәрелде. Гарәп илләре белән якын мөнәсәбәтләр контекстында уку йортларында гарәп телен өйрәнүне кертү мөмкинлеге каралды. Украинада һәм башка илләрдә дин тотучыларның хокуклары бозылу, шулай ук Россия Федерациясенең яңа субъектлары халкына һәм качакларына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча дини оешмаларның эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы