Рабигыль-ахыр аеның 19 нчы көнендә (22 октябрьдә) Спас мөхтәсибәтенең Әҗмәр авылында мөселманнар мәчет янында парк ясады: анда 36 төп алмагач һәм 46 төп куак утыртылды. Әлеге парк Болгардагы Икмәк музее директоры Илдар Гыйззәтов булышлыгы белән ясалды. Җәен ул мәчет янында койма кору һәм брусчатка җәю эшләрен оештырган иде.
Мәчет янындагы паркта агач утыртуда мәхәллә активистлары, авыл халкы катнашты. Мәхәллә имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт Рәхимов өмәгә килүчеләргә һәм игелекле эштә катнашучыларга, бигрәк тә Илдар Әгъдәс улына рәхмәтен җиткерә.