Бөгелмә районында имамнар җыелышы узды

25 октябрь 2024 ел 13:22
Бөгелмә районында имамнар җыелышы узды

Рабигыль-ахыр аеның 20нче көнендә (23нче октябрьдә), Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә район имамнарының чираттагы җыелышы узды. Утырыш эшендә шулай ук чакырылган кунаклар катнашты: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге башлыгы Сергей Шаламов, районның Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Кочеткова, Карабаш бистәсе башлыгы Илдар Җәләев, шәһәр прокуроры Ришат Шакиров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәре Виталий Будник.

Карабаш башлыгы Илдар Җәләев барлык катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән сәламләде.

Җыелышта Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, ә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге башлыгы Сергей Шаламов янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшереп узды.

Прокурор Ришат Шакиров үз чыгышында мәгълүмат алу-аралашу технологияләрен куллануда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде. Ә Виталий Будник алдаучыларның (мошенникларның) иң киң таралган схемаларын санап узды һәм үзеңне, якыннарыңны ничек сакларга кирәклеген аңлатты. Җыелышта шулай ук мәчетләрдә җәмәгать иминлеген тәэмин итү, милләтара низагларны булдырмау һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре каралды.

Җыелыш барышында имамнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм тулы җаваплар алды. Шулай ук Бөгелмә мөхтәсибәте эшчәнлеге хакында презентация күрсәтелде.

Әлеге чара Коръән уку һәм дога кылу белән төгәлләнде.

Фотосурәтләр: Бөгелмә районы мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы