БМО Генераль сәркатибе образлы рәвештә республика хакында уңай хис-кичерешләрен җиткерде: “Татарстан – “алтын өчпочмак”

25 октябрь 2024 ел 14:14
БМО Генераль сәркатибе образлы рәвештә республика хакында уңай хис-кичерешләрен җиткерде: “Татарстан – “алтын өчпочмак”

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 22нче көнендә (25нче октябрьдә), “Туган авылым” милли-туристик комплексында Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе Антониу Гутерриш белән эшлекле иртәнге аш узды. Исегезгә төшерәбез, Антониу Гутерриш Казанга – Татарстан Республикасы башкаласына БРИКС-2024 саммитында катнашу өчен килгән иде. Иртәнге ашта федераль һәм республика хакимияте вәкилләре, шул исәптән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, ТР Конституция Советы рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты. Иртәнге ашның кунакчыл хуҗасы сыйфатында “Туган авылым” милли-туристик комплексын нигезләүчеләрнең берсе Радик Абдрахманов та бар иде.

Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды. Гутерриш әфәнде үзенең кыска, ләкин эчтәлекле чыгышында Татарстанга булган мәхәббәте белән уртаклашты һәм, татар милли ризыгына игътибар юнәлткәндәй, республиканы “алтын өчпочмак” дип атады. “Беренче почмак – ул тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр. Дөньяда бик күп кеше үзенең ни эшләгәнен аңламый: чөнки аларның мәдәнияте дә, тарихы да, гореф-гадәтләре дә юк. Ә бу кыйммәтләре булганнар киләчәккә ничек барырга икәнен беләләр. Сезнең тарихыгыз искиткеч һәм бөтен дөньяга мәгълүм”, – диде ул, татарларның бөтен дөньядан иң яхшы традицияләрне җыйганын ассызыклап.

Бу өчпочмакның икенче ягы, аның сүзләренчә, гармонияле күптөрлелек. Дөньяда төрле дин вәкилләренең уртак тел таба алмавына зарланып, ул түбәндәгеләрне әйтте: “Ә монда фантастик бердәмлек. Монда православие һәм ислам дине вәкилләре генә түгел, ә башка, азчылыкны тәшкил иткән халыклар да бер-берсен аңлыйлар һәм бергә яшиләр”, – диде Генераль сәркатип.

“Алтын өчпочмак”ның өченче ягы – сезнең хәзерге тормышка омтылуыгыз, инновацияләр һәм киләчәкне булдырырга теләвегез, – дип дәвам итте Антониу Гутерриш. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның үткәне яхшы, инновацияләр, хәзерге җәмгыять, Татарстан заманча технологияләргә инвестицияләр кертә, һәм, технологияләрдән өстен булсын өчен, кешеләр үсеше өчен акча кертә, киресенчә түгел.

Үзенең чыгышын тәмамлап, мәртәбәле кунак Татарстанның якты, чәчәк атучы гармонияле киләчәге булуына ышанычын белдерде: “Сез – кунакчыл, сезнең кунакларны сокландыра алырлык сәләтегез бар”. Ул татарстанлыларның юмартлыгы һәм тәмле ризыклары белән сокландыруы хакында җиткерде. Кунак алкышлар астында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы