Апанай мәчете 255 еллык юбилеен билгеләп үтте

26 октябрь 2024 ел 12:07
Апанай мәчете 255 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 23 нче көнендә (26 октября), Казанда Апанай мәдрәсәсе бинасында Апанай мәчетенең 255 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Әлеге истәлекле вакыйгада шәрәфле кунаклар, җитәкчеләр, дин эшлеклеләре, галимнәр, тарихчылар, мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр, мәхәллә халкы, шул исәптән мәчетнең тарихи мирасын саклауга өлеш кертүчеләр катнашты. Алар арасында Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, “Әл-Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, шулай ук галимнәр Индус Таһиров, Энгель Таһиров һәм Мингол Галиев һ. б. катнашты.

Юбилей тантаналары кысаларында Апанай мәдрәсәсе бинасында “Апанай мәчете имамнарының дин һәм милләт өчен күрсәткән хезмәтләре: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды, анда мәчет һәм мәдрәсәнең үткәне һәм бүгенгесе, шулай ук мөһим тарихи мирасы турында докладлар тәкъдим ителде. Конференциядә катнашучыларга Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары, Апанай мәчете янындагы "Әл-Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров мөрәҗәгать итте. Ул тарихи һәм дини мирасны, остазлар, галимнәр һәм имамнар хезмәтен өйрәнү – үткәнне киләчәк белән бәйләүче изге гамәлләрдән булуын билгеләп үтте. Равил хәзрәт аларның ислам кыйммәтләрен бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерә алуын, моның Апанай мәчете һәм мәдрәсәсенең киң күләмле һәм нәтиҗәле эшчәнлегендә чагылуын әйтте. Аның сүзләренчә, бүген ата-бабаларыбызның рухи мирасын үсеп килүче буынга тапшыру ихтыяҗы зур.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең сәламләү сүзендә әлеге конференцияне оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Без үз тарихыбызны, динебез үсешенә үз өлешен керткән каһарманнарыбызны – дин әһелләребезне истә тотарга тиеш", - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренә караганда, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, ислам динен тотарга рөхсәт бирелү белән, Казанда «Әл-Мәрҗани», «Апанай» мәчетләре, шулай ук Ташкичү һәм Бәрәскә авылларында мәчетләр төзелгән – кысуларга һәм читенлекләргә карамастан, безнең ата-бабаларыбыз динне саклап кала һәм гасырлар аша бүгенге көннәргә кадәр китереп җиткерә алган. Җәлил хәзрәт Апанай мәчетенә бик күпләрнең – мәчетне төзүчеләрдән алып дин әһелләренә кадәр хезмәте салынган. Баш казый мәчетне торгызуга һәм торгызуга мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның зур өлеш кертүен искәртте, аның истәлегенә мәчеттә ел саен искә алу чаралары уздырылуын әйтте. Ә бүгенге көндә исә мәчет имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Әхмәт хәзрәт Сабиров Вәлиулла хәзрәт башлаган эшне лаеклы дәвам итә.

Мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә вакытында Казандагы тарихи мәчетләрнең күбесе Иске Татар бистәсендә урнашканлыгын ассызыклады. Алар арасында ике таш мәчет – “Әл-Мәрҗани” һәм “Апанай” мәчете аерылып тора. Бүген Апанай мәчетенең 255 еллыгы билгеләп үтелә, ул сәүдәгәр тарафыннан төзелүе белән истәлекле. Апанай мәчете территориясендә мәдрәсә эшли, ул Казан ханлыгы алынганнан соң беренче таш мәдрәсә була. Мәчет мөселманнарның тарихи символы булып тора. Бу мәчеткә караган мәдрәсә күренекле татар дин белгечләре һәм галимнәре белем алган беренче уку йорты булып санала.

"Мәчетләрне һәм мәдрәсә тарихын өйрәнү безнең өчен мөһим роль уйный, чөнки бу биналарда үз халкына тугрылыклы бөек дин белгечләре хезмәт иткән. Аларның тырышлыгы һәм хезмәте белән бөек мирас калган, ул халкыбызга дөрес юлда булырга һәм үз диннәрен онытмаска ярдәм итә. Бүгенге чара үзебез һәм балаларыбызның, киләчәк буынның дөрес үсешен тәэмин итеп, әлеге мирасны истә тотуга һәм дәвам итүгә юнәлдерелгән», – дип ассызыклады Нияз хәзрәт Сабиров.

 Юбилей тантаналары кысаларында Апанай мәчетенә нигез салынуга 255 ел тулуга багышланган "Апанай мәчете: дин һәм милләт хезмәте" китабын тәкъдим итү дә булды. Шулай ук мөгаллимнәр һәм мәчет хезмәткәрләре, мәгарифтәге казанышлары һәм өммәт үсешенә керткән хезмәтләре өчен Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бүген шулай ук Апанай мәдрәсәсе бинасында Казанның мөселман китапханәсе ачылды. Биредә «Иман» нәшриятының 1000 нән артык китабы, шулай ук заманча мөселман әдәбияты, «Дин вә мәгыййшәт», «Умма», «Мөселманнар» кебек мөселман газеталары тәкъдим ителгән. Китапханәдә уңайлы уку залы бар, анда ноутбук белән килеп эшләргә була. Китапханәгә керү ирекле, алдан язылу таләп ителми. Китапханә янында мөгаллимлимнәр өчен яңартылган бүлмә урнашкан, анда уникаль экспонатлар һәм мәдрәсәнең тарихи язмалары, шул исәптән инкыйлабка кадәрге көндәлекләр һәм расписание, укучылар һәм остазларның фотосурәтләре, шулай ук мәдрәсә миченең бер өлеше күрсәтелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы