Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

28 октябрь 2024 ел 11:57
Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Җөмәдәл-әүвәл аеның 3нче көнендә (5нче ноябрьдә), Казанда мөселман уку йортлары студентлары арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнаша ала.

Коръән укучылар бәйгесе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырыла.

Бәйгедә ике номинация каралган: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.

Бәйгедә катнашучылар тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш. Конкурста командалар катнаша, бер командада – 5 кеше.

Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле Коръән белгечләре һәм хафизлар бәя бирәчәк. Алар арасында – Коръән һәм Сөннәт буенча дөньякүләм оешманың вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Чечен Республикасы Мөфтиенең Коръән эшләре буенча киңәшчесе шәйх Сәййид-Хөсәен Сәййид-Ибраһими.

Бәйгене үткәрү урыны һәм вакыты: “Әл-Мәрҗани” мәчете, 5нче ноябрь көнне сәг. 08.00-дә.

Фотография: Россия ислам институтының матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы