Татарстан Мөфтие Һәм Рәисе Казанда Бөтенроссия иске йолачылар форумында катнашты

29 октябрь 2024 ел 13:16
Татарстан Мөфтие Һәм Рәисе Казанда Бөтенроссия иске йолачылар форумында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында «Традицион гаилә кыйммәтләре» Бөтенроссия иске йолачылар форумы ачылды. Форум, Россиядә Гаилә елына багышлап, Рус православие иске йолачылар чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе тарафыннан үткәрелде.

Форумның пленар утырышында шәрәфле кунаклар буларак, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашты.

Форум башланыр алдыннан, кунаклар «Иман, гаилә, хезмәт» дип аталган күргәзмә һәм «Гаилә һөнәре» ярминкәсе белән танышты, традицион гаилә кыйммәтләренә багышланган фотокүргәзмәдә булды. Мөфти Камил хәзрәт иске йолачыларның киемнәренә һәм көндәлек киемнәренә аерым игътибар бирде: аны, аерым алганда, ислам кануннарына да туры килә торган хатын-кызлар өчен озын күлмәк һәм яулык җәлеп итте.

"Россия Президенты игълан иткән Гаилә елы чаралары кысаларында уздырыла торган быелгы форум гаилә һәм никах институтларына, демография мәсьәләләренә, гражданлык һәм ватанпәрвәрлекне ныгытуга карата карашларыбызның бердәмлеген ачык күрсәтә. Шунысы куанычлы: бу һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча иске йолачылар башка дини берләшмәләр вәкилләре, беренче чиратта, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы