Мөфти һәм ТР Милли музее Генераль директоры татар дини мирасын цифрлаштыру буенча бергәләп эшләү хакында килеште

30 октябрь 2024 ел 12:47
Мөфти һәм ТР Милли музее Генераль директоры татар дини мирасын цифрлаштыру буенча бергәләп эшләү хакында килеште

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 27нче көнендә (30нчы октябрьдә), ТР Милли музеенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм музейның Генераль директоры Алисә Вяткина очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, ТР Милли музееның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директор урынбасары Светлана Измайлова, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Даруль-кутуб” электрон китапханәсе бүлеге җитәкчесе Исмәгыйль Нәширбанов катнашты.

Әңгәмәнең төп темасы бай татар-мөселман мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча уртак эш алып барудан гыйбарәт булды. Җитәкчеләр ТР Милли музее фондындагы уникаль китапларны цифрлаштыруга, аны бар дөнья мөселманнарына җиткерү һәм күп гасырлар дәвамында саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Хәзерге вакытта бу эш “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан алып барыла: 2013нче елда биредә Камил хәзрәт боерыгы белән бушлай “Даруль-кутуб” электрон китапханәсе булдырылды һәм ул үз үсешен хәзерге вакытта да дәвам итә – аның фондында 1600дән артык китап бар (бу 2000нән артык том дигән сүз). Камил хәзрәт һәм Алисә ханым бу эшне бергәләп алып бару буенча кызыксынуын белдерде, хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм юллары хакында фикер алышты.

Очрашуда катнашучылар шулай ук Милли музей фондында сакланган мирас хакында фикер алышты. Җитәкчеләр төрле чараларда экспозицияләр белән катнашу, шул исәптән фотокүргәзмәләр оештыру, экспозицияләрне тулыландыру өчен шәхси коллекцияләрне куллану буенча фикерләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы