Бүген, җөмәдәл-әүвәл 3 нче көнендә (5 ноябрь), Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елда Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өчен премияләрен тапшырдылар. Премиягә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да лаек булды. Бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан фондның генераль директоры Булат Мәрданов алды.
Рөстәм Миңнеханов, лауреатларны сәламләп, аларны истәлекле даталар – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне белән котлады. Рәис билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өлеше өчен премия 2015 елдан бирле ел саен тапшырыла. "Узган дистә еллар эчендә – кайвакытта иң катлаулы шартларда да – җәмгыятебез үзенең җитлеккәнлеген күрсәтте һәм чын мәгънәсендә дәүләткә терәк булды. Шунысы куанычлы: төп эшчәнлеге хәйриячелек һәм волонтерлыкны үстерү белән бәйле булган оешмалар елдан-ел арта. Кешеләрнең тормышын – яхшы якка үзгәртә, социаль проблемаларны хәл итәргә һәм традицион-әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә торган социаль яктан әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Бүген без Татарстан Республикасы иҗтимагый хәрәкәтенең аеруча зур уңышларга ирешкән вәкилләрен хөрмәтлибез», – диде Татарстан Рәисе үзенең сәламләү сүзендә. 2024 елда республика премиясе 3 җәмәгать эшлеклесе һәм 5 коммерциягә карамаган орган белән бүләкләнде
Рөстәм Миңнеханов, республика премиясе лауреатларын тәкъдим итеп, «Зәкят» хәйрия фондының Татарстанда озак эшләүче фондларның берсе булуын, аның бүгенге көендә махсус хәрби операция сугышчыларына һәм Фәләстыйндәге тыныч халыкка гуманитар ярдәм җыю һәм тапшыру буенча зур эш башкаруын әйтте.
“Зәкят” фонды генераль директоры Булат Мәрданов, бүләкне алганнан соң, бәйгедә катнашучылар һәм җиңү яулаучылар исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Ул республика башлыгының Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең төрле эш юнәлешләренә, шул исәптән, аның составында 25 елдан артык эшли торган “Зәкят” фонды эшчәнлегенә игътибар бирүен әйтте. Б.Мәрдановның: “Безнең эшебез – ул социаль хезмәт, хәйриячелек, һәм эшебездә без, әлбәттә, диненә йә милләтенә карап бүлмибез. Мохтаҗ катламнарның тормышын бераз җиңеләйтергә мөмкинлекләр тудырып, ярдәм кулы сузуыгыз өчен Раббыбызның чиксез киң рәхмәтләре булсын сезгә” дигән сүзләрен Татарстан Рәисе: “Әмин”, – дип, хуплап куйды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә вакытында Булат Мәрданов Татарстан Рәисе премиясе лауреаты булуның зур бүләк икәнлеген һәм республика Рәисенең фонд эшчәнлеген югары бәяләүнең җаваплылык йөкләвен әйтте. Бүләк алуның Ватаныбыз хакына хезмәт итәргә, көннән-көн күбрәк кешегә ярдәм итәргә этәрүен билгеләп үтте. Республика премиясен фондның хәйрия проектларына юнәлтү көтелә.