Мөфти дини лидерларның Глобаль саммитында: "БРИКСның Казан декларациясендә лидерлар климат мәсьәләләрендәге алымнарның уртаклыгын беркетте»

06 ноябрь 2024 ел 11:14
Мөфти дини лидерларның Глобаль саммитында: "БРИКСның Казан декларациясендә лидерлар климат мәсьәләләрендәге алымнарның уртаклыгын беркетте»

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини лидерларның Бакуда климат үзгәрү буенча БМО Кыса конвенциясе (СОР29) конференциясенең 29 нчы сессиясе кысаларында дини җитәкчеләрнең Глобаль саммитында катнашучыларга Казанда узган БРИКС-2024 саммиты турында искә төшерде:

– Бу көннәрдә Казан төрле илләрдән бик күп дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән мөселман дәүләтләре башлыкларын кабул итте. Саммитның мәртәбәле кунакларына без күпмилләтле мәдәни төрлелекне һәм традицияләр байлыгын, Россия халыклары арасындагы дуслык һәм татулыкны күрсәттек, – дип ассызыклады ул һәм игътибарны БРИКС кысаларында кабул ителгән Казан декларациясенә юнәлтте. – Документта лидерлар төрле мәсьәләләрдә алымнарның уртаклыгын беркеттеләр. Декларациянең төп тезислары «яшел икътисад»ка кагыла. Ягъни БРИКСның йомгаклау документы бүгенге Халыкара дини лидерлар саммиты бурычлары белән тулысынча аваздаш.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Коръән һәм хәдисләргә нигезләнгән Ислам экология этикасы турында сөйләде: Камил хәзрәт ислам экология этикасы турында да сөйләде: "Дөньяга Коръән күзлегеннән караганда, табигатьне саклау – мөселманның мөһим бурычларының берсе. Аятьләрдә җир йөзендә булган һәрнәрсә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешелек файдасына яратылган дип әйтелә. һәм шул ук вакытта Аның әманәте булып тора, ягъни кешеләргә җаваплы саклауга тапшырылган, – дип игълан итә».

Ике көнлек саммитта дөньякүләм традицион диннәр лидерлары, абруйлы дини үзәкләр башлыклары, дөньякүләм танылган дин әһелләре катнаша. Алар арасында Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.

Көн тәртибендә төп тема булып климат үзгәрүнең рухи-әхлакый аспектын билгеләү тора. Югары җыелышта дини лидерлар, дини кыйммәтләргә таянып, климат үзгәрүенә каршы тору буенча нәтиҗәле тәкъдимнәр белән чыга.

Сор29 кысаларында дини лидерларның Глобаль саммитында «Дөнья диннәре –  яшел планета хакына» шигаре белән Баку декларациясен, шулай ук БМОның Кыса конвенциясе яклары конференциясенең 29 нчы сессиясенә климат үзгәрүе турында мөрәҗәгать кабул итү көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы