Тәтеш мөхтәсибәтенең «Кадрия» мәчетендә махсус хәрби операция барышында якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу булды. Чарага һәлак булган солдатларның тол хатыннары, ата-аналарын һәм балалары – барлыгы 25 кеше килде. Очрашу кысаларында Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръән аятьләрен укыды һәм исламның рухи кыйммәтләре турында вәгазь сөйләде. Очрашуда һәлак булган сугышчыларның якыннарына теләктәшлек күрсәтелде. Аннан соң Тәтеш мөхтәсибәте аларны ашка чакырды. Аңа шулай ук район атакайлары һәм Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сәфиуллов та кушылды.
Истәлекле чарада Инсаф Җәләлетдинов район җитәкчелегенә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Ни генә булса да, барысы да – Аллаһы Тәгаләдән. Һәлак булганнарны искә алырга, сугышчылар һәм хәбәрсез югалганнарның сәламәтлеге өчен дога кылырга килгән һәркемгә рәхмәт. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Диннәрдәге аермаларга карамастан, без барыбыз өчен дә бер булган Ватаныбызны яклау теләгендә бердәм булып калабыз», – диде ул.
Тәтеш мөхтәсибәте мондый очрашуларны оештыруны дәвам итәргә ниятли.
Фотосурәтләр: Тәтеш мөхтәсибәте матбугат хезмәте.