“Мөхәммәдия” шәкертләре “Татарча диктант” язды

08 ноябрь 2024 ел 15:18
“Мөхәммәдия” шәкертләре “Татарча диктант” язды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 6нчы көнендә (8нче ноябрьдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясендә катнашты. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Галиуллина мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы 100 егеткә һәм кызга яздырды.

Әлеге чара татар телен яратучыларны берләштерү, татар телендә хаталарсыз язарга өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.

Диктантны язуда катнашучыларга катлаулылыгы буенча өч текст тәкъдим ителде. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре катлаулы вариантны сайлап, Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан өзек язды.

Искәртеп үтик, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә татар телен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Биредә шәкертләр өчен атнасына ике тапкыр татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы дәресләре үткәрелә. Алар шулай ук татар дин галимнәренең тарихын, иске имляда язылган хезмәтләрне, вәгазьләрне, кулъязмаларны өйрәнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы