Буа мәдрәсәсендә “Студентны гомрәгә җибәрәбез” хәйрия проектына йомгак ясалды. Аны Буа мөхтәсибәте һәм Буа мәдрәсәсе оештырды. Акция кысаларында шәһәрнең төрле почмакларына иганә җыю өчен махсус тартмалар урнаштырылды һәм ел дәвамында буалыларга социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша акция хакында хәбәр бирелде. Нәтиҗәдә 120 мең сум акча җыелды.
Шушы көннәрдә гомрәгә бару өчен юлламага лаек булучы ачыкланды. Оештыручылар мәдрәсәдә җирәбә уйнатты, аның нәтиҗәләре буенча Буа мәдрәсәсенең иң яхшы шәкерте, көндезге бүлекнең II курс шәкерте Ибраһим Серебряков юллама иясе булды. Якын арада ул “ДУМ РТ Хаҗ”ның “Эконом” программасы буенча Буа районы имам-мөхтәсибе һәм Буа мәдрәсәсе директоры Илмир хәзрәт Хәсәнов җитәкчелегендә гомрәгә барачак.
Фотосурәтләр: Буа мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.