Камил хәзрәт Волгоград өлкәсе Мөфтие белән очрашты

12 ноябрь 2024 ел 14:48
Камил хәзрәт Волгоград өлкәсе Мөфтие белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 10 нчы көнендә (12 ноябрь), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Мөфти, Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Бата Абдулла-Хаҗи Кифах белән очрашты. Мөхтәрәм хәзрәт Казанга «Россия мөселманнарының хәзерге заман мәдәни мирасы: сынаулар, казанышлар, перспективалар» дип аталган X Гомумроссия фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килде.

Очрашу җылы дустанә мохиттә узды, анда җитәкчеләр ике дини оешма арасында хезмәттәшлек, ислам мәгърифәтен үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре турында фикер алышты. Татарстан Мөфтие кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы казанышлары һәм мөфтият үсешенең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды. Ул дини әдәбиятны –татар һәм рус, шулай ук гарәп телләрендә бастыру белән шөгыльләнүче «Хозур» нәшрият йорты эшчәнлегенә аерым игътибар бирде.

Мөфти, Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Бата Абдулла-Хаҗи Кифах үз чиратында Камил хәзрәтне Волгоград өлкәсендә мөселман инфраструктурасы үсеше, мәчетләр һәм рухи үзәкләр төзелеше белән таныштырды. Моңа бәйле рәвештә, Мөфтиләр төбәкләрдә мәчетләрне проектлау һәм төзү мәсьәләләрендә җирле һава шартларын исәпкә алу мөһимлеге турында фикер алышты. Алар мәчетләр гади һәм уңайлы булырга тиешлеген әйтте.

Очрашу азагында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка Мөфтияткә кунакка килгәне өчен рәхмәт белдерде һәм аңа истәлеккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты басмаларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы