Нальчикта узган конференциядә “Хозур” нәшрият йортының тәҗрибәсе тәкъдим ителде

12 ноябрь 2024 ел 14:17
Нальчикта узган конференциядә “Хозур” нәшрият йортының тәҗрибәсе тәкъдим ителде

11-14 ноябрь көннәрендә Нальчик шәһәрендә “Россия Федерациясенең ислам өммәтендә бердәм мәгълүмат кырын формалаштыру” дип исемләнгән Бөтенроссия конференциясе уза. Әлеге чара Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырылды. Конференция эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр һәм Диния нәзарәте вәкилләре, шулай ук башкарма һәм закон чыгару хакимияте вәкилләре, журналистлар, экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре, фәнни җәмәгатьчелек һәм РФ ислам массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

Форум эшендә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтеннән Татарстан Республикасы Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин катнаша. Ул конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм оештыручыларга Россия Федерациясе мөселманнары арасында бердәм мәгълүмати сәясәт формалаштыру кебек мөһим темага игътибарлар биргәне өчен рәхмәтен белдерде.

Ришат Әхтәм улы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” медиахолдингының Россия мөселманнары өчен традицион кыйммәтләрне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүмати эшчәнлеккә зур игътибар бирә. 2013нче елда Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән “Хозур” нәшрият йорты булдырылды, ул үз эшчәнлеген китаплар бастырудан башлады һәм Россиянең иң зур мөселман медиахолдингларының берсенә әверелде. “Хозур”ның төп юнәлешләре арасында – экспертиза һәм китаплар бастыру, мәдрәсәләрне дәреслекләр белән тәэмин итү, татар дини мирасын саклау һәм популярлаштыру, мөселман медиа-ресурсларын эшләп чыгару һәм үстерү, экстремизм һәм террорчылык күренешләрен кисәтү, шулай ук Россия мөселманнары өчен традицион кыйммәтләрне үстерү.

Ул шулай ук традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту чаралары кысаларында, туган җиребезнең дини мирасын саклау һәм аны алга таба өйрәнү, чит ил хезмәтләренә альтернатива буларак хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү һәм радикаль идеологиягә каршы тору максатында, холдингта darul-kutub.com электрон китапханәсе булдырылуын хәбәр итте. “Бүгенге көндә darul-kutub.com сайтында, цифрлаштырылып, 1600дән артык басма урын алды. Сайтка куелган китапларның гомуми саны 2064 томны тәшкил итә. Китапларның күпчелеге – борынгы китаплар һәм кулъязмалар, инкыйлабка кадәр басылып, шәхси коллекцияләрдән һәм китапханәләрдән кергән басмалар», – дип җиткерде ул.

ТР Мөфтие урынбасары сүзләренә караганда, дини мирас хезмәтләреннән тыш, “Хозур” нәшрият йорты соңгы 4 елда гына да рус, татар һәм гарәп телләрендә 800 мең данәдән артык тираж белән 354 исемдәге китап әзерләнеп басылды. Аеруча Коръәнгә һәм тәфсирләргә игътибар бирелә. Яңартылган “Казан басмасы” мүсхәфе (яңартылган басма) гомуми тираж белән 33 000 данәдә, Коръәннең татар һәм рус телләренә мәгънәви тәрҗемәләре гомуми тираж белән 28 600 данәдә дөнья күрде.

Алга таба Ришат Хәмидуллин, мөселман китап базарында Россия мөселманнары өчен чит булган кыйммәтләрне пропагандалаучы әдәбият булу уңаеннан еш кына ризасызлык килеп ирешүен билгеләп үтте. Шул уңайдан ул альтернатива кирәк дигән фикерне җиткерде: барлык мөфтиятләр үз китапларын әзерләргә һәм бастырырга тиеш.

Татарстан Мөфтие урынбасары ассызыклаганча, әдәбияттан тыш, бүгенге көндә идеологик планда төрле онлайн-академияләр һәм онлайн-мәдрәсәләр дә зур роль уйный. “Интернетта радикаль белем бирү платформаларына альтернатива тәкъдим итү өчен, 2021нче елдан башлап онлайн “Татар мәдрәсәсе” (medrese.tatar) үз эшен дәвам итә. 2023нче елның гыйнварында бу платформаның рус телле версиясе эшләнде. Сайт булдырылды һәм AppStore һәм Playmarketта мобиль кушымталар эшләнде. Онлайн-мәдрәсә 7 төп ислам дисциплинасы буенча видеолекцияләр, аудиодәресләр һәм текст материаллары рәвешендә белем бирү контенты бирә. Эшләү дәверендә платформага 133 меңнән артык кеше кергән, бу әлеге юнәлешнең өстенлекле булуын күрсәтә”, – дип ассызыклады Ришат Әхтәм улы.

Ул шулай ук социаль челтәрләрдә эшчәнлек алып барылуны билгеләп үтте, анда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 50дән артык аккаунты бар, аларга 2,5 миллионнан артык кеше язылган. Шулай ук 11 мобиль кушымта эшләнгән, Россиядә тәүлек буе эшли торган бердәнбер федераль мөселман телеканалы эшли, ул рус һәм татар телләрендә тапшырулар алып бара, islam-today.ru федераль порталы, “Ислам террорга каршы” (Terrora-net.ru) мәгълүмати-белешмә мәйданчыгы бар.

Ришат Хәмидуллин ассызыклаганча, әлеге мәйданчыкларда Россия дин белгечләре, тарихыбыз, гореф-гадәтләребез һәм мәдәниятебез турында бик күп материаллар урын алган. Аның фикеренчә, традицион кыйммәтләрне үстерүдә дин әһелләренә зур роль бирелә. Ришат Хәмидуллин фикеренчә, дин эшлеклеләре мәчет мөнбәрләреннән генә түгел, үз идеяләрен тарату өчен заманча мәгълүмати коралларны һәм медиа технологияләрне дә актив кулланырга тиеш.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы