Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 12 нче көнендә (14 ноябрь), ТР Милли китапханәсендә ислам уку йортлары студентлары арасында BRICS илләре катнашындагы ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада җиңүчеләр рәсми бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада 13 ноябрьдә Казанда Россия ислам институтында үтте.
Халыкара олимпиаданы Россия ислам институты Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды белән берлектә оештырды. 2008 елдан бирле ел саен уздырыла торган олимпиада узган елда халыкара дәрәҗәгә чыкты, ә быел катнашучыларның географиясе тагын да киңәйде. Олимпиадада Россия, Әзарбәйҗан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстанның әйдәп баручы ислам югары уку йортлары студентларыннан тыш, беренче тапкыр BRICSка кергән һәм партнер булган илләр – Иран, Һиндстан һәм Төркия вәкилләре катнашты. Олимпиада Ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүдә махсуслашкан талантлы студентларны ачыклауга, шулай ук сәләтле укучыларга ярдәм итү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин; аның мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, Ислам мәгарифе буенча советы директоры Рәфикъ Мөхәммәтшин; Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов; Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университетының ислам фәннәре факультеты деканы доктор Йосыф Гомәр; Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды директоры урынбасары Дамир Хәйретдинов; Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илгиз Сарманов; шәкертләр катнашты.
Кунакларны һәм Олимпиадада катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде, ул галимнәрнең һәм гыйлем ияләренең мөһимлеген ассызыклады. Мөфти, Хәсән Басри (рәхмәтуллаһи галәйхи) сүзләрен китерде һәм диннең бетүенә китергән сәбәпләр турында сөйләде. «Кешеләр белемгә карап эш итмиләр, бәлки белемнәре бөтенләй булмаган нәрсәләргә нигезләнеп эш итәләр. Һәм белмәгән нәрсәләрне бетерү өчен белем алмыйлар, шулай ук кешеләргә белем алырга комачаулыйлар», – диде ул. Камил хәзрәт эшне дәвам итү мөһимлеген – белем бирү һәм мондый олимпиадаларны уздыру зарурлыгын ассызыклап әйтте. Чөнки бу гамәл белемнәрнең юкка чыкмаганлыгын һәм динебез үсешенә өмет барлыгын аңлата. Иң мөһиме – бу әхле сөннәт вәл-җәмәгатьнең дөньяга караш системасына туры килергә тиеш.
Рәсми затларның сәламләү сүзләреннән соң тантананың иң дулкынландыргыч өлеше – җиңүчеләрне бүләкләү булды. Алар:
«Дин нигезләре» номинациясе
I урын: Мортазалиев Аятулла Абдулла улы, Имам әл-Ашъари исемендәге Ислам университеты, Россия (Дагыстан Республикасы)
II урын: Идрисов Закир Камил улы, Шәех Мөхәммәт-Ариф исемендәге Дагыстан ислам университеты, Россия (Дагыстан Республикасы)
III урын: Бугузов Магомед Маламагомедович, Дагыстан гуманитар институты, Россия (Дагыстан Республикасы)
«Ислам хокукы» номинациясе (хәнәфи мәзхәбе)
I урын: Ямилов Руслан Ринат улы, Казан ислам университеты, Россия (Татарстан Республикасы)
II урын: Намык Услуджа, Мәрмәра университеты, Төркия
III урын: Сәғадәт Мұһәммәд Мұратұлы, Мисырның «Нур-Мөбарәк» Ислам мәдәнияте университеты, Казахстан
«Ислам хокукы» номинациясе (шәфигый мәзхәбе)
I урын: Мейриев Али Магомет улы, Дагыстанның Шәех Мөхәммәт-Ариф исемендәге ислам университеты, Россия, (Дагыстан Республикасы)
II урын: Нагаев Магомед Хас-Магомед улы, Кунта-Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты, Россия (Чечен Республикасы)
III урын: Алибәков Салаветдин Магомедрасул улы, Имам әл-Ашъари исемендәге Ислам университеты, Россия (Дагыстан Республикасы)
«Гарәп теле» номинациясе
I урын: Җәхбаров Ислам Магомед улы, Имам әл-Ашъари исемендәге Ислам университеты, Россия (Дагыстан Республикасы)
II урын: Льянов Курейш Магомед улы, Кунта-Хаҗи исемендәге Россия (Чечен Республикасы)
III урын: Юлдошев Дониер, Үзбәкстан Халыкара ислам академиясе (Үзбәкстан)
Моннан тыш, Олимпиадада катнашучыларга – РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин исеменнән махсус бүләкләр тапшырылды.
Фотосурәтләр: Россия ислам институты матбугат хезмәте.