Җөмәдәл-әүвәл аеның 15 нче көнендә (17 ноябрь) Түбән Кама шәһәренең «Җәмигъ» мәчетендә намазга өйрәтү буенча 10 нчы тапкыр «Намаз – бәхет ачкычы» дип аталган экспресс-курс башланды. Ислам нигезләрен өйрәтүче курсларда 80 гә якын түбәнкамалы – 23 ир-ат һәм 56 хатын-кыз укырга теләк белдерде.
Беренче дәрескә килүчеләрне район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов сәламләде.
«Намаз – бәхет ачкычы» проекты намазны 5 дәрес эчендә дөрес укырга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр һәр якшәмбе көнне Түбән Каманың «Җәмигъ” мәчетендә рус һәм татар телләрендә, заманча мультимедиа чаралар кулланып, кызыклы итеп үткәрелә. Хәзрәтләргә турыдан-туры сораулар бирергә мөмкин.
Һәр шәкерткә канцелярия кирәк-яраклары һәм күрсәтмә әсбаплар кергән уку материаллары салынган пакет биреләчәк.
«Намаз – бәхет ачкычы» проектының унынчы сезоны 15 декабрьдә тәмамлана.
Адресы: Химиклар ур., 59, Түбән Кама шәһәре, «Җәмигъ» мәчете.
Фоторәсемнәр: Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат хезмәте.