Бүген, 18 ноябрьдә, Казан Кремлендә ТР Рәисе каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы узды. Ул «Чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни яктан җайлашу өлкәсендә хакимият органнары эшчәнлеген координацияләү механизмнарын камилләштерү турында»гы мәсьәләгә багышланды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Совет эшендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (ФАДН) җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, район һәм шәһәр башлыклары, Дәүләт Думасы депутатлары, иҗтимагый милли-мәдәни һәм дини оешмалар лидерлары катнашты. Нигездә сүз чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни яктан җайлашу өлкәсендә хакимият органнары эшчәнлеген координацияләү механизмнарын камилләштерү турында барды.
Фотосурәтләр: ТР Рәисе Матбугат хезмәте.