Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 23нче көнендә (25нче ноябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Төркиянең туризм индустриясе вәкилләреннән торган делегация белән очрашты. Алар арасында «Торлак Туризм» компаниясе генераль директоры Мостафа Торлак, «Демирренк» тышкы сәүдә компаниясе генераль директоры Нуман Корай Демирренк һәм «Несса Интернешнал» компаниясе генераль директоры Хакан Джошкун бар иде. Очрашуда шулай ук «ДУМ ТР Хаҗ» рәсми хаҗ операторы генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов та катнашты.
Камил хәзрәт, кунакларны җылы сәламләп, Казанга килүләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Мөфти очрашу барышында делегация әгъзаларын татар халкының рухи мәдәниятендә ислам тарихы белән таныштырды, татар дини мирасы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күп планлы эшчәнлеге, аерым алганда, «Хозур» нәшрият йорты, медиапроектлар, мәгърифәтчелек турында сөйләде.
Аннары Мөфти Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хаҗ һәм гомрәне оештыру белән бәйле эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде һәм Татарстан Республикасындагы «ДУМ ТР Хадж» рәсми хаҗ операторы генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов белән таныштырды. Очрашу барышында хаҗилар һәм туристлар өчен хезмәт күрсәтүне, шул исәптән сәфәр кылу һәм яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар. Аннан соң кунаклар «ДУМ ТР Хадж» рәсми хаҗ операторы офисында булды, эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү турында фикер алышу максатыннан, Ранис хәзрәт Вахитов белән сөйләште.