Мөфти Камил хәзрәт Төркия кунаклары – туризм тармагы вәкилләре белән очрашты

25 ноябрь 2024 ел 11:49
Мөфти Камил хәзрәт Төркия кунаклары – туризм тармагы вәкилләре белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 23 нче көнендә (25 ноябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Төркиянең туризм индустриясе вәкилләреннән торган делегация белән очрашты. Алар арасында «Торлак Туризм» компаниясе генераль директоры Мостафа Торлак, «Демирренк» тышкы сәүдә компаниясе генераль директоры Нуман Корай Демирренк һәм «Несса Интернешнал» компаниясе генераль директоры Хакан Джошкун бар иде. Очрашуда шулай ук «ДУМ ТР Хаҗ» рәсми хаҗ операторы генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов та катнашты.

Камил хәзрәт, кунакларны җылы сәламләп, Казанга килүләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

Мөфти очрашу барышында делегация әгъзаларын татар халкының рухи мәдәниятендә ислам тарихы белән таныштырды, татар дини мирасы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күп планлы эшчәнлеге, аерым алганда, «Хозур» нәшрият йорты, медиапроектлар, мәгърифәтчелек турында сөйләде.

Аннары Мөфти Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хаҗ һәм гомрәне оештыру белән бәйле эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде һәм Татарстан Республикасындагы «ДУМ ТР Хадж» рәсми хаҗ операторы генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов белән таныштырды. Очрашу барышында хаҗилар һәм туристлар өчен хезмәт күрсәтүне, шул исәптән сәфәр кылу һәм яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар. Аннан соң кунаклар «ДУМ ТР Хадж» рәсми хаҗ операторы офисында булды, эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү турында фикер алышу максатыннан, Ранис хәзрәт Вахитов белән сөйләште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы