Мөфти шәех Мүрайхине “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендәге уку-укыту барышы белән таныштырды

27 ноябрь 2024 ел 10:27
Мөфти шәех Мүрайхине “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендәге уку-укыту барышы белән таныштырды

Җөмәдәл-әүвәл аеның 24 нче көнендә (26 ноябрь) Бәһрәйн Корольлегенең Югары шәригать суды рәисе, шәригать фәннәре докторы шәех Ибраһим Әл-Мүрайхи ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Шәех Татарстанга Болгар ислам академиясенең диссертация советы утырышында катнашу өчен килде, ул анда ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен бирү советы әгъзасы булып тора. Академиядәге уңышлы эш көненнән соң шәех Казанга килде һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Камил хәзрәт, кунакны Нәзарәттә каршы алып, шәкертләр ислам фәннәрен һәм татар галимнәре мирасын тирәнтен өйрәнә торган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә уку-укыту барышы белән таныштырды. Мөфти Камил хәзрәт шулай ук кунакның укытучылар белән очрашуына да сәбәпче булды, анда шәех үзенең үгет-нәсихәтләре белән уртаклашты. Шәех Ибраһим Әл-Мүрайхи уку-укыту барышын оештыруга югары бәя бирде һәм Мөфти Камил хәзрәткә ислам белемен таратудагы тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда шулай ук Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Раил хәзрәт Әсаинов та катнашты, ул шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә кунак булды.

Казанга сәфәре кысаларында шәех Ибраһим Әл-Мүрайхи һәм Мөфти Камил хәзрәт «Зәңгәр» мәчеттә булды, анда Камил хәзрәт китапханә турында сөйләде һәм мәчет буйлап экскурсия үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы