Казанның “Мәрҗани” мәчетендә “Абыстайлар дөньясы: үткәне һәм бүгенге көне” дип аталган түгәрәк өстәл уза

27 ноябрь 2024 ел 17:17
Казанның “Мәрҗани” мәчетендә “Абыстайлар дөньясы: үткәне һәм бүгенге көне” дип аталган түгәрәк өстәл уза

Җөмәдәл–әүвәл аеның 27 нче көнендә (29 ноябрьдә) Казанның “Мәрҗани” мәчетендә “Абыстайлар дөньясы: үткәне һәм бүгенге көне” дип аталган түгәрәк өстәл уза. Түгәрәк өстәл Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү елы кысаларында үткәрелә.

Чараны Нәзарәтнең Хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге оештыра. Очрашуда тарихчылар, Татарстанда гына түгел, күрше республикаларда да актив эшчәнлек алып баручы абыстайлар катнашуы көтелә.

Түгәрәк өстәл ислам динен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән мәшһүр мөслимәләрнең якты истәлегенә багышлана. Аерым алганда, чарада катнашучылар педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм педагог Маһруй Үтәмешеваны (дин галиме, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие Галимҗан Барудиның хәләл җефете); беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы һәм күренекле хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубины, татар мөгаллимәсе, мәгърифәтче, язучы Маһруй Мозаффарияне, хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачкан һәм аны җитәкләгән Фатима Аитованы һәм башкаларны искә алачаклар. Хәзерге вакытта абыстайларның бу мәшһүр затлар үрнәгендә ни рәвешле эшчәнлек алып баруы турында сөйләшәчәкләр.

“Абыстайлар дөньясы: үткәне һәм бүгенге көне” дип аталган түгәрәк өстәл 29 ноябрьдә иртәнге сәгать 9:00 да Казанның “Мәрҗани” мәчетенең конференц-залында башлана. Адресы: Казан ш., К.Насыйри урамы, 17 нче йорт.

Түгәрәк өстәл эшчәнлеген яктыртыр өчен, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырабыз. Аккредитация узу өчен телефон: 8 927 460 30 78 (ватсап).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы