Әгерҗе мөхтәсибәтендә Мөхлисә Бубиның 155 еллыгы билгеләп үтелде

27 ноябрь 2024 ел 14:13
Әгерҗе мөхтәсибәтендә Мөхлисә Бубиның 155 еллыгы билгеләп үтелде

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 25нче көнендә (27нче ноябрьдә), Әгерҗе районы Иж-Буби авылында Россиядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы һәм күренекле хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел тулуга багышланган фәнни конференция узды.

Әлеге чарада танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Конференциядә катнашучылар XIX-XX гасырлар чигендә мөселман хатын-кызларының җәмгыятьтәге активлыгы һәм аларның Россия мөселман өммәте үсешенә керткән өлеше белән бәйле мөһим темалар буенча фикер алышты.

Конференцияне оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Әгерҗе мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты, Иж-Буби авылы тарихы музее, «Бубилар мирасын торгызу» иҗтимагый оешмасы.

Фәнни җыен Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде. Конференция башланыр алдыннан катнашучылар Иж-Буби авылы зиратында дәфен кылынган танылган шәхесләр – күренекле гаиләнең әниләре Бәдрелбанат абыстай, педагог һәм дин эшлеклесе Габдулла Нигъмәтуллин-Буби, Иж-Буби сәүдәгәре һәм хәйрияче Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов һ.б. рухына Коръән укып дога кылды.

Пленар утырыш башланганчы Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин шулай ук Коръән аятьләре укыды һәм илебездә иминлек һәм тынычлык теләп дога кылды.

Иж-Буби авылы мәдәният йортында узган конференциянең пленар өлешендә сәламләү сүзләре белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаянов, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башка күренекле шәхесләр чыгыш ясады.

Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров кулыннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән рәхмәт хатлары Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаяновка, “Бубилар мирасын торгызу” җирле иҗтимагый оешма директоры Искәндәр Җиһангәрәевка, Әгерҗе районы Пәнҗәр авылы “Сәҗдә” мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Мөхәммәтдиновка, Кырынды авылы мөгаллимәләре Рәисә Кәримуллинага һәм Илсөяр Зариповага тапшырылды.

Конференциядә катнашучылар Мөхлисә Бубиның хатын-кыз ислам мәгарифен үстерүдәге роленә, шулай ук аның иҗтимагый һәм дини тормышта актив катнашуына аерым игътибар бирде. Әлеге чара барышында күптөрле темалар күтәрелде: авыл тарихы, мәчетләр, мәдрәсәләр һәм мөселман җәмгыятьләре эшчәнлеге, шулай ук аларның татар-мөселман традицияләрен саклауга йогынтысы һ.б. Үз докладларны танылган галимнәр һәм тикшеренүчеләр чыгыш ясады, алар арасында Рәфикъ Мөхәммәтшин, Айдар Гайнетдинов, Ленар Гобәйдуллин һ.б. танылган белгечләр бар иде.

Фәнни җыелыш Мөхлисә Бубыйның иҗади мирасын өйрәнү һәм саклау эшчәнлегенә йомгак ясау белән тәмамланды.

Конференциядә шулай ук Гобәйдулла Бубиның “Фәнни уку. Физика” китабы тәкъдим ителде, ул Мөхлисә Бубиның юбилее уңаеннан Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында нәшер ителде. Аны әзерләүдә тикшеренүчеләр Гөлфия Гайнуллина (филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты) һәм Рәмзилә Маннанова катнашты.

Хезмәт инкыйлабка кадәр дөнья күргән басманың хәзерге татар теленә тәрҗемәсе һәм репринты булып тора. Китап – физика буенча әсбап, Гобәйдулла Буби бу фәнне төрле мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә укыткан. Гобәйдулла Буби – Мөхлисә Бубиның бертуган абыйсы.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы