Казанда XII Саматов укулары узды

04 декабрь 2024 ел 15:28
Казанда XII Саматов укулары узды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 3нче көнендә (4нче декабрьдә), “Мәрҗани” мәчетендә күренекле татар дин эшлеклесе, дин белгече һәм Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган XII Саматов укулары узды. Быел аның вафатына 15 ел булды. Габделхак хәзрәт “Мәрҗани” мәчетендә 1980-1981нче елларда, аннары 1991нче елдан алып 2009нчы елга кадәр имам булып эшләгән.

Әлеге чарага танылган мөселман дин эшлеклеләре, фәнни оешмалар вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Саматовның туганнары һәм башка мәртәбәле кунаклар җыелды. Алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия мөселманнары Дини җыены Мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Самара өлкәсе Мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, шулай ук Габделхак хәзрәтнең улы – Когалым шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хәлил хәзрәт Саматов бар иде.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, XII Саматов укуларында катнашучыларны сәламләп, Габделхак хәзрәтнең зур ролен ассызыклап узды: “Ел саен без Саматов укуларында очрашып, аның мирасын, шәхесен, эшләгән күркәм эшләрен искә алабыз, рухына дога кылабыз. Бу – бик файдалы чара, чөнки Габделхак хәзрәт Саматов кебек күренекле дин әһелләренең хезмәтләре безнең өчен – үрнәк. Габделхак хәзрәт, һичшиксез, безнең өчен өлге булып тора: имамнар аның кебек гыйлемле, ихласлы, намуслы һәм хикмәтле булырга тиеш”.

Камил хәзрәт шулай ук татар дини мирасын өйрәнү мәсьәләсенең актуальлеген билгеләп үтте: “Диния Нәзарәте татар дини-илаһият мирасын өйрәнү өлкәсендә шактый эш алып бара. Мөфтият һәм Россия ислам институты татар галимнәренең хезмәтләрен бастыра һәм тәрҗемә итә. Мисал өчен, “Хозур” нәшрият йорты үткән сигез елда гына 131 исемдәге хезмәтне 358 меңнән артык тираж белән бастырды. Нәзарәтнең имамнары, мөгаллимнәре һәм белгечләре Болгар ислам академиясендә татар дини-илаһият мирасы буенча 25 магистрлык һәм докторлык диссертацияләрен яклады. “Даруль-кутуб” электрон китапханәсендә бүгенге көндә 2000нән артык иске китап цифрлаштырып урнаштырылды. Аларны теләгән һәркем сайтка кереп бушлай укый ала. Әмма бу эшләр дә бик аз. Татар галимнәренең өйрәнелмәгән һәм беркем белмәгән хезмәтләре әле бихисап!” Камил хәзрәт Габделхак хәзрәтнең дә хезмәтләрен өйрәнергә өндәде.

Аннары Мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләген – “Рухи мирас” медален Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казыена, Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллинга тапшырды. Әлеге бүләк дини һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышларны бәяләү булып тора. Элекке елларда “Рухи мирас” медале белән Вәгыйзь хәзрәт Яруллин, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әлбир хәзрәт Крганов, Рәфикъ Мөхәммәтшин, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Разил Вәлиев, Эдуард Ганиев, Таһир хәзрәт Саматов һәм Марат Әхмәтов бүләкләнгән иде.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Мөфти Камил хәзрәтнең сүзен хуплап, шулай ук Габделхак хәзрәт кебек шәхесләрне өлге, эталон итеп алырга кирәк, дип белдерде. «Ул шофер булып эшләгәндә дә үз хезмәтен намус белән башкарды. Үзебезнең нәфесне өстен куйганга күрә, я гаиләбездә, я эшебездә, я киемебездә рәт юк. Халык Коръәнне, хәдисне белми, әмма имамнарны белә. Остазларыбызны искә төшерү – үз-үзебезне тотышыбызга, әхлагыбызны төзәтүгә, әз генә нәфесебезне җиңәргә этәргеч булсын иде. Без бүген нәфес артыннан куабыз”, – диде ул һәм 2009нчы елда Минтимер Шәймиев белән булган бер әңгәмәсен искә алды. «Дин алга барсын өчен нәрсә кирәк? – дип сорады Минтимер Шәрипович. Мин әйттем: «Бөтен әйбер алга барсын өчен, җәмәгать мәнфәгатен үз мәнфәгатеннән өстен куя алган кешеләр кирәк”. Безгә дә, шул исәптән имамнарга да, дин мәнфәгатен үз мәнфәгатебездән өстен куеп матур итеп яшәргә кирәк”, – дип төгәлләде үз чыгышын Җәлил хәзрәт.

Аннары конференциядә катнашучылар Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын өйрәнү һәм саклау белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Чыгыш ясаучылар ассызыклаганча, Габделхак хәзрәт Саматов укулары дин әһелләре, мөхтәсибләр һәм казыйлар арасында фикер алышуда төп роль уйный. Чара барышында алар шулай ук Габделхак хәзрәт турындагы тәэсирләре һәм истәлекләре белән уртаклаша.

Габделхак хәзрәт – Россиядә хәзерге мөселман дини мәгариф системасы тарихында зур хезмәт куючыларның берсе булып тора. Ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә нигез сала һәм уку-укыту процессы белән җитәкчелек итә, уку-укыту программаларын, планнарын әзерли, административ һәм хуҗалык мәсьәләләрен хәл итә. Г.Саматов, дини мәгърифәт үсешенә сизелерлек йогынты ясавын дәвам итеп, 2003 елга кадәр укыту эше алып бара.

1998нче елда Татарстан мөселманнарының берләштерү корылтаенда Габделхак хәзрәт республиканың баш казые итеп сайлана. Ул бу вазифада 2006нчы елга кадәр эшли, аннан соң аны шәкерте – Җәлил хәзрәт Фазлыев алмаштыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Сурәт - 57
Сурәт - 58
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы