Кукмара районы Мәчкәрә авылының тарихи мәчете манарасына ярымай куелды

12 декабрь 2024 ел 16:23
Кукмара районы Мәчкәрә авылының тарихи мәчете манарасына ярымай куелды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 11нче көнендә (12нче декабрьдә), Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы тарихи Җәмигъ мәчетендә торгызылган манарага ярымай кую тантанасы булып узды. Әлеге мәчет 1791-1793нче елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев тарафыннан төзелгән һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Ул Кукмара районы, Мәчкәрә авылы, Үзәк урам, 36нчы йорт йорт адресы буенча урнашкан.

Мәчеткә ай кую тантанасында Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов, шулай ук Кукмара районы имамнары, авыл халкы, аксакаллар һәм журналистлар катнашты.

Әлеге мәчет татар архитектурасына хас үзенчәлекле мирас булып тора, ул үзенең тарихи кыйммәтен бүгенге көнгә кадәр саклап кала алган. 1920нче елларда мәчет ябыла, аннары манарасы сүтелә, ә бина үзе авыл хуҗалыгы максатларында файдаланыла.

2022нче елда мәчетне киң колачлы төзекләндерү эшләре башланды. Бүген матбугат әһелләре өчен оештырылган тур кысаларында журналистларга татар рухи мәдәниятенең әлеге әһәмиятле бинасын торгызу буенча алып барыла торган эшләрне күрү мөмкинлеге тудырылды. Алар мәчетнең эчке бизәлешен карады һәм республика өчен әһәмиятле бинаны саклап калу буенча башкарылган комплекслы чараларга бәя бирде.

Мәчет үзенчәлекле бай бизәкләре, гөмбәзләре белән таң калдыра, алар безнең көннәргә кадәр беренчел кыяфәтендә сакланып калган. Бина таушалмасын өчен иң беренче чиратта башкарылган эшләр кысаларында фундаментларны ныгыту, таш диварлардагы ярыкларны төзәтү эшләре төгәлләнде, бинага су зыян салмасын өчен эшләр башкарылды.

– 2022нче елда куелган максатлар уңышлы үтәлде. Ул чактагы торыш белән чагыштырганда, үзгәрешләр гаять зур. Хәзер без интерьерны камилләштерү эшләрен алып барабыз. Шулай ук мәчет ишегалдында тәһарәтханә бинасы төзелде. Биредә мөстәкыйль туристик маршрут булдырыла, – дип ассызыклады Иван Гущин.

Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов шулай ук мәчет тарихын өйрәнү һәм җирле халыкның игътибарын әлеге бинаның тарихи әһәмиятенә җәлеп итү өчен зур тырышлык куйды. Үзенең чыгышында ул тарихи урыннарда мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген ассызыклады.

Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин имам-хатыйбка мәчет бинасын саклап калуда тырышлыгы һәм аны төзекләндерү мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәтен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100