Мөфти мөселман волонтерлары белән очрашты

18 декабрь 2024 ел 09:03
Мөфти мөселман волонтерлары белән очрашты

Җөмәдәл-ахыр аеның 16нчы көнендә (17нче декабрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман волонтерлары белән традицион очрашу үткәрде. Мәҗлес Казанның Галиев мәчетендә узды. Ел саен оештырыла торган әлеге чарада Диния нәзарәтенең социаль проектларын һәм үз башлангычларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче активистлар катнашты. Алар төрле акцияләрдә: Республикакүләм ифтарда, “Изге Болгар җыены”нда, “Чиста мәчет” акциясендә, Рамазан аенда һәм Корбан бәйрәмнәрендә азык-төлек таратуда, Изге гамәлләр фестивалендә һ.б. катнаша. Волонтерларның хәйрия һәм социаль чараларга керткән хезмәте бар мөселман җәмәгатьчелеге ихтыяҗларын күздә тота.

Очрашуда Камил хәзрәт волонтерларга үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде, Коръән, Сөннәт, шулай ук Пәйгамбәр ﷺ һәм ислам галимнәре тормышыннан мисаллар китерде. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кыйммәтләрне: бай татар рухи мирасын, Татарстанның исламны үстерү өлкәсендәге казанышларын, инфраструктура, хәләл индустрия, шәхси үсеш мөмкинлекләрен, дин кардәшләребезнең, шул исәптән волонтерларның дин өчен кылган хезмәтләрен югары бәяләргә өндәде. Мөфти Татарстан мөселманнарының үзенчәлекле казанышларына тукталды:

“Казанда “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры китереп, бар мөселман дөньясында дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган беренче басма Коръән басылган. Инкыйлабка кадәр Казанда дин гыйлеме буенча 30 меңнән артык китап нәшер ителгән. Бүген Россиядә Коръәннең барлык кыйраәтләрен белгән бары биш курра хафиз бар – аларның дүртесе Татарстанда яши һәм эшли. Моннан тыш, Россиядә бүгенге көндә ислам финанслары буенча AAOIFI сертификатына ия бары 11 белгеч бар, һәм аларның җидесе – Татарстаннан. Әлеге белгечләрнең тырышлыгы белән без 17 ислам финанс продукты эшләп чыгардык, шул рәвешле Татарстан Россиядә ислам финанслары үзәгенә әверелде.

Россиядә Татарстандагы кебек күпсанлы яшьләр һәм волонтерлык мөселман хәрәкәте тагын кайда бар? Республикадан һәм Россиядән читтә яшәүче барлык мөселманнар Татарстан башкаласында җәмәгать намазларына һәм ифтарларга җыелучы дин кардәшләребезнең бердәмлегенә соклана”, – диде Мөфти, Татарстан мөфтияте волонтерларының тырышлыгын ассызыклап.

Ул мөселман волонтерларына төрле социаль чараларны тормышка ашыруга керткән зур хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде һәм аларның ярдәме дингә чакыру буларак хезмәт итүен һәм динебезнең күркәмлеген күрсәтүче гамәл булуын билгеләп үтте.

Ихтирам йөзеннән, Мөфти иң актив волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы