Безнең авылдан берьюлы 26(!) кеше Гомрә хаҗына җыенганын белгәч, шатлыктан күзләремә яшьләр килде.
Кечкенә генә татар авылы, гап-гади кешеләр... Юк ла, гади кешеләр түгел, үз хәләл көче белән тиенләп җыйган акчаларына Гомрә хаҗына барырга ниятләгән асыл Кешеләр!
Әгәр авылда бар көченә эшләп килгән колхоз-совхоз, оешмалар булса, исем китмәс иде. Билгеле, 120 меңлек кече хаҗ зур хезмәт хакы алып эшләгәннәргә берни түгел. Авылдашларымның ничек көн күргәннәрен, тырышып эшләгәннәрен, көнне-төнгә ялгап хезмәт иткәннәрен бик яхшы белгәнгә, бик сокландым, сөендем...
Сүзем Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында яшәгән һәм Гомрә хаҗы кылган хаҗи-хаҗияләр турында...
Беренчедән, кешеләрнең изге ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм иткән Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ”ның җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитовка һәм аның булдыклы командасына да рәхмәт әйтеп үтәргә кирәктер. Нәкъ менә алар ышанычлы төркем җитәкчеләрен билгели, изге сәфәрне оештыру мәсьәләләрен оператив хәл итә, хаҗ сәфәренең уңышлы узуын тәэмин итә дә инде...
Икенчедән, төркем җитәкчесе Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдиновка да шәхсән үз исемемнән һәм барлык хаҗи-хаҗияләр исеменнән тирән ихтирамымны һәм рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Хаҗиларның кайда, нишләп йөргәннәрен, хәл-әхвәлләрен бик күп кеше Рамазан хәзрәтнең статусларыннан карап белде. Үзе җайлап сөйли, үзе төшерә, үзе зур группаны барлап йөри, үзе яңалыкларны статуска элеп бара. Теге комбайн турындагы табышмак кебек инде менә – ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә. Балык Бистәсе районыннан 49 кешене изге сәфәргә алып киткән Рамазан хәзрәт тумышы белән Башкортстаннан булса да, районыбызны, аның кешеләрен үз итеп, инде 8 елдан артык мөхтәсиб булып хезмәт итә. «Кем соң ул мәхтәсиб?» диючеләргә, дини юнәлеш буенча район башлыгы дип җавап бирәм инде мин. Чыннан да, район мөхтәсибе үзе карамагында булган мәчетләр, аларның имамнары эшчәнлеген тикшереп, дин-шәригать эшләрен дөрес алып баралармы-юкмы икәнен хисаплап торучы, аларга юнәлеш бирүче баш имам булып санала. Һәм ул Аллаһ каршында да һәм Мөфти каршында да җаваплы...
Өченчедән, бер кечкенә Балтач (Юлсубино) авылыннан 26 кеше (кияү-киленнәрне санап) изге сәфәргә барган икән, 11 ел буе авыл имамы булып хезмәт иткән Фирдинанд хәзрәт Хәкимовка да иң зур рәхмәтләребез барып ирешсен!
2013нче елда имам итеп Фирдинанд билгеләнгәч, “Фирдинанд исемле мулла буламы?!” диючеләр дә, “Менә күр дә тор, булдырачак ул!” диючеләр дә булды. Бүгенге көндә үзе эшмәкәр, үзе мулла Фирдинанд Балтач мәчетендә халыкны дингә өнди, мәчет тутырып яшьләр, картлар җыя. Ул гына да түгел, бөтен авыл халкы бергә зират чистарта, Ураза, Корбан гаетләрендә мәчет янында бәйрәм табыны әзерли, төрле дини бәйрәмнәрне зурлап, кичәләр оештыра, бөтен авылны җыеп хаҗга алып китә... Авыл халкы “Әлхәмделиллаһ, Габделхәй абыйга лаеклы алмаш килде, авылыбыз имамлы һәм иманлы булып яши һәм яшәячәк!” дип сөенеп туя алмый.
Билгеле инде, иң зур рәхмәт Аллаһы Тәгаләгә һәм хаҗи-хаҗияләрнең үзләренә... Көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән, самолетка бер тапкыр да утырып карамаган, чит илләргә бер тапкыр да бармаган гади авыл кешеләренә берьюлы чит ил күрергә, самолетка утырырга, уңайлыклары булган кунакханәләрдә яшәргә, иң мөһиме – Гомрә хаҗы кылырга насыйп булды.
Үз фермер хуҗалыгы булган Муллахмәт һәм Дания Мостафиннарның хис-тойгыларын язып кына бетерерлек түгел. Әти-әниләре хаҗда вакытта, балалары зур хуҗалыкны карарга, 92 яшьлек әбиләрен тәрбияләргә бик теләп риза булганнар. Олы уллары Алмаз, бөтен халык хаҗга җыена башлагач, “Авылда кеше дә калмый ахрысы, Харис абый (авыл җирлеге башлыгы) белән мин генә калам бугай” дип шаяртып та алган.
Пенсия яшендәге Әхәт һәм Нурҗиһан Исмәгыйлевлар да: “Бу – бөтенләй башка дөнья, башка мохит: әйтеп-аңлатып бетерергә сүзләр генә җитми, ә хисләрне, никадәр тырышсаң да, әйтеп бетереп булмастыр... Нинди генә илдән мөселманнар юк монда, тик бернинди кимсетүле караш, канәгатьсезлек күренми, киресенчә ымнар белән булса да аңлашабыз, елмаешып сәлам бирешәбез, бар да бер-берсенә теләктәш, чөнки бөтен кешене бер максат – теләк берләштерә”, – дип матур фикерләре белән уртаклаштылар.
Уңган-булган, туган нигезләрендә матур тормыш иткән Рөстәм һәм Алсу Вафиннар да Гомрә хаҗына бик теләп, бергәләп җыенганнар. Аларның улы Рәсүл, беренчеләрдән булып, авылыбыздан махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчыларның берсе иде...
«Рәсүлнең бер генә минутка да исемнән чыкканы юк. Аның белән бергә уянам, бергә йөрим, йокларга ятам. Үз башына төшмәгән кеше аңламас, гомер буе йөрәктән китми торган ачы хәсрәт белән яшибез. Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларын махсус хәрби операциядә югалткан аналар өчен программа нигезендә хаҗ сәфәре оештырган иде, аннан бераз тынычланып кайткач, Рөстәм белән бергә барырга ниятләдек. Улыбыз шушы изге җирләргә килүгә сәбәпче булды», – ди Рәсүлнең әнисе. «Мин хаҗдан кайткач, авыл белән кузгалдык, аягым җиңел булды, теләкләрем кабул булды», – дип тә өстәп куйды Алсу ханым...
Билгеле, хаҗ сәфәре тәмамлангач, очрашулар оештырылыр, хаҗилар якташларына үзләренең сәфәрләре хакында сөйләрләр, хатирәләре белән уртаклашырлар... Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә хаҗларын, теләгән изге теләкләрен кабул итсен! Башка авылдашларыбызга да шулай гаиләләре, туганнары белән бергәләшеп хаҗ кылырга, тыйганнардан тыелып, шөкер итеп яшәргә насыйп булсын, амин!
Искәрмә. Шунысы куандыра: төнлә китүгә, төнлә кайтуга карамастан, авылдашлары хаҗи-хаҗияләрне мәчет эчендә мул табыннар әзерләп озатып калды, каршы алдылар, Согуд Гарәбстанында ризыкланыр өчен акча-сәдакаларын биреп җибәрделәр. Аллаһы Тәгалә аларга да әҗер-савабын күп итеп бирсен! Бу тагын бер кат татарларның, мөселманнарның, авылдашларның бердәмлеген, бергәлеген күрсәтә торган матур күренеш инде...
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)