Апас мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

20 декабрь 2024 ел 16:13
Апас мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 19нчы көнендә (20нче декабрьдә), Апас районы Идрәс-Тинки авылында  капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ачылышта Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Казанның “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин, шулай ук меценатлар, мәхәллә халкы, җирле эшмәкәрләр катнашты.

Идрәс-Тинки авылы мәчете 1997нче елда ачыла. Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт эшләре үткәрелмәгән була.

Быел иганәчеләр һәм халыкның актив ярдәме белән зур ремонт эшләре башкарыла. Идәннәр алыштырыла һәм җылытыла, намаз уку залы, уку сыйныфы һәм тәһарәтханә җиһазландырыла. Яңа келәмнәр җәелә. Мәчет ишегалдында балалар мәйданчыгы булдырыла.

Бүген кунаклар һәм авыл халкы башкарылган эшләр белән танышты, рәсми ачылыштан соң җомга намазында катнашты. Аны Казанның “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин алып барды.

Кунаклар алдында район үзәгендә эшләп килүче “Һаҗәр” мәгърифәт үзәгендә белем алучы балалар Коръән укып күрсәтте.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы