Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 19нчы көнендә (20нче декабрьдә), Татарстанда бөтен Россиядән 42 егет һәм кызны җыйган Мөселман яшьләре активы слеты башланды. Слетны ачу тантанасы Татарстан Республикасы Арча районындагы ял базасында узды, чара үзе дә нәкъ менә шунда үтә. Актив мөселман яшьләрен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин сәламләде һәм үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Шуннан соң слетта катнашучылар җирле мәчеттә җәмәгать белән җомга намазы укыды.
Слет Россия төбәкләрендә актив эшләүче яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Яшь мөселманнар һәм мөслимәләр биредә үзләренең потенциалын ача, фикердәшләр таба һәм уртак үсеш өчен берләшә алачак.
Һәр мөселман даими үсешкә омтылырга, актив тормыш алып барырга тиеш. Әлхәмдүлилләһ, безнең үрнәк алыр кешебез бар – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышы әйдәп бару, үз-үзеңне билгеле бер кысаларда тоту һәм җәмгыятькә хезмәт итү дәресләре белән тулы.
Слетның остазы – Әл-Азһәр университетын тәмамлаган, ислам фәннәре магистры, БИАның 2 курс докторанты, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чистай мөхтәсибәте мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шәязданов. Ул лидерлыкка, мөселманнарның актив тормыш алып баруына багышланган интерактив лекцияләр укый. Программада шулай ук татар шагыйре Г. Тукай музеена экскурсия, командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә, вакыт белән идарә итүгә, халык алдында чыгыш ясауга һәм карарлар кабул итүгә юнәлдерелгән чаралар һ. б. каралган.
Слетка Мәскәү, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Оренбург, Саратов, Уфа, Пенза шәһәрләре һәм Пенза өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Казан, Иннополис, Әлмәт, Яр Чаллы, Арча, Татарстанның Питрәч районыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар килде.
Ел саен үткәрелә торган кышкы проектлар яшьләргә үзләренең дини белемнәрен тирәнәйтергә, берләшергә, танышырга һәм рухи яктан баерга мөмкинлек бирә.