Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 19нчы көнендә (20нче декабрьдә), “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештырган Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематиканы яктыртуда иң яхшы эшләр бәйгесенә йомгак ясалды. “Хозур” нәшрият йортының Islam-Today.ru федераль мәгълүмат-аналитик порталы “Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематика буенча иң яхшы аналитик материал” номинациясендә җиңү яулады. Бүләкләү тантанасында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстанның террорчылыкка каршы комитет Аппаратының баш киңәшчесе Артур Мирзин, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Иделия Шагова һәм башкалар катнашты.
Конкурс Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын җәмгыятькә террорчылык куркынычы янау мәсьәләләренә (шул исәптән АУЕ-хәрәкәт, дини экстремизм, деструктив төркемнәр, девиант тәртип темаларына) җәлеп итү; террорчылыкка каршы торуда массакүләм мәгълүмат чараларының социаль ролен һәм абруен күтәрү максатларында уздырылды.