Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды

23 декабрь 2024 ел 10:20
Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе махсус хәрби операция зонасына унынчы сәфәр кылды. Командировканың төп бурычы булып сугыш хәрәкәтләре зонасына солдатларга гуманитар йөк һәм медикаментлар илтү торды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре аны уңышлы башкарып чыкты: Луганск юнәлешендә шефлыкка алынган хәрби бүлекчә солдатларына азык-төлек һәм кирәкле җиһазлар, медикаментлар тапшырды.

Мобилизацияләнгән сугышчыларга аптечкалар, пластырь тибындагы бәйләвечләр, 200/18 терминаторы, рацияләр, автоном җылыткычлар, дымлы салфеткалар, окопта куллану өчен горелкалар, генераторлар тапшырылды. Йөк, солдатларның теләк-тәкъдимнәрен исәп алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан җыелган акчага тупланды. Барлык товарлар һәм медикаментлар турыдан-туры солдатлар кулына тапшырылды.

Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю дәвам итә: һәркем акчалата өлеш кертә ала. Акчаларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды җыя.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы