Татарстан Мөфтиенең Раҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

31 декабрь 2024 ел 08:48
Татарстан Мөфтиенең Раҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Быел 2025нче ел, Аллаһның рәхмәте белән, Раҗәб аеннан башланып китәчәк! Ул бүген, 31нче декабрьдә, кояш баю белән керәчәк һәм тиздән елның иң бәрәкәтле вакыты – бөек Рамазан ае җитәчәге  хакында хәбәр итә. Аллаһы Тәгалә безгә аны рухи һәм физик сәламәтлектә каршы алырга, исламның дүртенче баганасын үтәп, Аның ризалыгына ирешергә язсын!

Раҗәб – Рамазан ае якынлашып килүнең иң беренче галәмәте: безгә  ул ураза башланырга төгәл ике ай калганлыгын, димәк, мөселманнарга аңа әзерләнергә вакыт җиткәнлеген хәбәр итә. Китапларда болай дип язылган:

قال ذو النون المصري - رحمه الله - رجب شهر الزرع، وشعبان شهر السقي، ورمضان شهر الحصاد

Ягъни: “Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”. Бу шуны аңалата ки: Раҗәб аенда кылган гамәлләребез, җиргә чәчелгән бөртекләр сыман, Рамазан аенда үз җимешләрен бирәчәк. Безгә ураза тотуга һәм гыйбадәт кылуга алдан ук әзерләнергә, мәсәлән, изге айның, уразаның фазыйләтләрен, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнеп, казага калган намазларны укып яки уразаны тотып, үзеңне өстәмә намазлар кылырга күнектереп, нәфесне тәрбияли башлап, әкренләп ураза режимына ияләнергә кирәк – болар барысы да тырышлык орлыклары чәчү. Шуның нәтиҗәсендә, Рамазан ае – Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савапларга мул, ә ураза тоту җиңел булачак.

Галим Җәмалетдин Бикташи үзенең "Фазаилеш-шөһүр” китабында “Раҗәб ае көннәре алтынчы күкнең ишекләренә язылгандыр. Әгәр бер кеше Раҗәб аенда бер көн ихластан ураза тотса, шул ишек һәм Раҗәб аеның көннәре Аллаһы Тәгаләдән бу бәндәнең барча гөнаһларын ярлыкавын сорар. Әгәр бер кеше Раҗәб аенда өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул бәндә белән тәмугъ арасында бер пәрдә куяр, бу кеше тәмугъның газабын күрмәс. Ул айда ике генә көн ураза тотса да, барча җир һәм күк әһеле бу кешегә нинди саваплар, рәхмәтләр булганын сөйләсәләр дә, әйтеп бетерә алмаслар». Шулай итеп, мөселманнарга, һичшиксез, Раҗәб аеның бу фазыйләтләреннән файдаланып, Раббыбыз ризалыгына ирешү өчен, аны гыйбадәттә үткәрергә кирәк. Бу ураза тоту гына түгел, намаз, Коръән уку яки сәдака бирү дә булырга мөмкин.

Шуны истә тоту мөһим: Раҗәб ае хәрам айлардан санала, ягъни бу вакытта гөнаһлардан һәм кешеләр белән дошманлашудан аеруча тыелырга кирәк. Шул ук вакытта Раҗәб аенда кылынган игелекле эшләр өчен әҗер күп тапкырлар арта. Моннан тыш, Раҗәб аенда Раббыбызның зур рәхмәте белән тулган ике бик кадерле кичә бар. Болар – Рәгаиб (айның беренче җомгасы) һәм Мигъраҗ (Раҗәб аеның 26 сыннан 27 нә) кичәләре. Рәгаиб сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисенең никахлашуы белән истәлекле. Ә Исра һәм Мигъраҗ – аның төнлә Мәккәдән Иерусалимга күчүе һәм могҗизалы рәвештә күккә ашуы. Исра һәм Мигъраҗ төнендә Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга өч бүләк: биш вакыт намаз, «Әл-Бакара» сүрәсенең соңгы аятьләрен һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ кыямәт көнендә үз өммәте өчен шәфәгать итү хокукын бирде.

Кадерле дин кардәшләрем! Раҗәб аеның һәм бу мөбарәк көннәрдә тырышып гыйбадәт кылуның барлык фазыйләтләре - бәяләп бетергесез. Аллаһы Тәгалә безгә иманыбызны ныгытырга һәм игелекле булырга, фани дөньяда догада һәм гыйбадәттә булырга, бөек Рамазан аен саф ниятләр белән каршы алырга насыйп итсен! Әмин.

               Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы