Буа мәдрәсәсе мөгаллиме юлда ватылып калган йөк машинасына ярдәм иткән

25 декабрь 2024 ел 16:14
Буа мәдрәсәсе мөгаллиме юлда ватылып калган йөк машинасына ярдәм иткән

Бүген, 20 градуслы суык көндә, Буа шәһәре янында җирле мөселманнар юлда ватылган йөк машинасына ярдәм күрсәтә, әлеге автомобиль махсус хәрби операция зонасына йөк белән кузгалган була.

“Тимер” батальоны имамы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов ярдәм сорап Буа мәдрәсәсенә шалтырата: ул “Урал” йөк автомобиленең ватылуы һәм автоэлектрик табарга кирәклеге турында хәбәр итә. Буа мәдрәсәсе мөгаллиме Азамат Рамазанов, әлеге үтенечкә тиз генә җавап биреп, автомеханик Фаил Сөләймановны чакыра – белгеч машина йөртүче Алексей белән машинаны карый һәм ватылуның сәбәбен – генератор һәм аккумуляторларның төзек булмавын ачыклый.

Район хакимияте йөк машинасы өчен кирәкле запас частьлар алырга ярдәм итә, шуннан соң автомеханик аларны урнаштыргач, көпчәкләрне алыштыру өчен шиномонтажга баралар. Уртак тырышлык һәм җирле халыкның ярдәмгә әзер булуы нәтиҗәсендә машинаны тиз арада төзәтәләр. Юлчыларга шулай ук мәдрәсәдә кайнар ризык һәм чәй, юлга дип азык-төлек бирелә.

Кайгыртучан кешеләр ярдәме белән йөк машинасы үз юлын дәвам итә! Юлда барганда Илдар хәзрәт Татарстан Республикасы мөфтиятенә шалтыратып, битараф булмаган барлык мөселманнарга рәхмәтен белдерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100