Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актауда очкычның һәлакәткә очравы уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде:
“Бүген фаҗига килеп чыкты – Бакудан Грозныйга очучы самолет һәлакәткә очрады һәм юлчылар вафат булды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге авиаһәлакәт нәтиҗәсендә вафат булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Авыр югалту газапларын бүлешәм, кайгыны кичерүдә сабырлык һәм ныклык телим. Раббыбыздан зыян күрүчеләргә шифа сорыйбыз, дога кылабыз”.