Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 47нче санын нәшер итте.
Әлеге яңа санда раҗәб-шәүвәл айлары өчен тупланган әһәмиятле темаларга вәгазьләр урын алды. Алар Ислам динендә гыйлем алуның әһәмияте; фәрештәләр һәм аларның бурычлары; Исра һәм Мигъраҗ кичәсе; Шәгъбан аеның фазыйләтләре; Бәраәт кичәсе һәм тәүбәнең әһәмияте; дога кылуның әһәмияте; Ватанны ярату; изге Рамазан ае; Рамазан – Коръән ае; Рамазан – җәһәннәм утыннан котылу ае; Кадер кичәсенә багышлап язылган; шулай ук Ураза гаете вәгазе бирелгән. Журналдагы үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.
Җыентыкта күп кенә сорауларыбызга җавап, аңыбызга зиһен, күңелебезгә нур, калебебезгә сафлык өсти торган нәсыйхәтләр урын алган.
Альманахны биредә йөкләп алырга мөмкин.