Кукмара мөхтәсибәтендә 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. 7нче гыйнвар көнне ярышта кызлар (барлыгы 65 катнашучы), ә 8нче гыйнварда малайлар (барлыгы 119 катнашучы) көч сынашты. Катнашучылар Татарстанның төрле почмакларыннан – Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Кукмара, Биектау, Лаеш, Арча, Балтач, Мамадыш, Алабуга һәм Теләче районнарыннан килде. Бәйге 5 номинациядә үтте. Катнашучыларны Казаннан килгән Коръән хафизлар әзерләү үзәге белгечләре бәяләде.
Әйтергә кирәк, әлеге бәйге кышкы каникулда Татарстан мәчетләрендә уздырыла торган рухи-сәламәтләндерү курсларына нәтиҗә дә ясау булып торды. Татарстанда кышкы ял вакытында Коръән бәйгеләре шулай ук Чаллыда һәм Бөгелмәдә үтте.
Фотосурәтләр: Кукмара мөхтәсибәте.