Әлмәттә Ислам китабы фестивалендә “Хозур” нәшрияты 100гә якын китап тәкъдим итәчәк

10 гыйнвар 2025 ел 09:26
Әлмәттә Ислам китабы фестивалендә “Хозур” нәшрияты 100гә якын китап тәкъдим итәчәк

12нче гыйнвар (якшәмбе) көнне Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале үтәчәк. Мондый беренче чара Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә оештырыла.

Фестиваль көннең икенче яртысында мәчетнең стилобатында узачак.

Хәзерге вакытта оештыручылар фестивальдә катнашу өчен Татарстанның һәм Россиянең алты нәшриятыннан гаризалар кабул итеп алган. Фестивальдә иң зур экспозицияләрнең берсе һәм китап ярминкәсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан тәкъдим ителәчәк: укучылар игътибарына 100гә якын төрле исемдәге китап алып киләчәкләр. Алар – соңгы 11 ел эчендә татар, рус һәм гарәп телләрендә нәшер ителгән дини, фәнни-популяр һәм балалар өчен басмалар. Моннан тыш, нәшрият хезмәткәрләре һәм актив авторлар эшчәнлекләре белән таныштырачак, презентация күрсәтәчәк, укучылар белән аралашачак һәм аларны күп гасырлык Ислам фикере традицияләре белән таныштырачак.

Ислам китабы фестивалендә булучылар шулай ук Брайль системасы буенча бастырылган Татарстан мөфтиятенең Коръән тәфсирен («Калям Шариф. Перевод смыслов») күрә алачак – ул “Ярдәм” фонды типографиясендә басылган. Ул 10 томнан тора. Сукыр кешеләр өчен китаплар әзерләү турында тулырак итеп Фәнис хәзрәт Миңгәрәев сөйләячәк.

Фестивальдә шулай ук Татарстан китап нәшрияты, UMMALAND балалар ислам нәшрияты, “Татислам”, “Әлиф” кебек танылган нәшриятлар, шулай ук Ижаудан “Әл-Исбах” нәшрият йорты һ.б. катнашыр дип көтелә.

Әлеге чара кысаларында үзләренең басмаларын тәкъдим итүче һәм ислам китабы дөньясындагы үсеш-үзгәрешкә күзәтү ясаучы танылган нәшрият җитәкчеләренең чыгышлары көтелә. Презентацияләр интерактив форматта үтәчәк, бу барлык кызыксынучыларга әдәбият дөньясына якынаерга, шулай ук авторларга һәм нәширләргә сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Әлмәт шәһәре җитәкчелеге һәм район мөхтәсибәте вәкилләре, шулай ук “Татнефть” һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре сәламләячәк. Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук татар зыялылары булачак – тарихчылар Альфрид Бустанов һәм Рәшид Әмишов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Рифат Сәләх, язучы һәм әдәбият белгече Рәфкать Шаһиев, шагыйрь Руслан Брю, язучы Алинә Аматуллах һ.б.

I Республикакүләм Ислам китабы фестиваленә рәхим итегез! Төп чаралардан тыш, балалар өчен мавыктыргыч мастер-класслар да үткәреләчәк. Алар тәҗрибәле укытучылар белән интерактив дәресләр аша үз күнекмәләрен үстереп, Ислам каллиграфиясенә, укуга һәм иҗатка булган мәхәббәтләрен ача алачак. Фестиваль кысаларында шулай ук Әлмәт ислам мәдрәсәсе студентлары тарафыннан викторина да оештырылачак.

Фестивальнең үткәрелү вакыты: сәг.13.00-дән 18.00-гә кадәр.

Үткәрелү урыны: Ризаэтдин Фәхретдин ис. Үзәк мәчет стилобаты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы