2024 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү торды. Бу эшчәнлек ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык баскычларында системалы рәвештә тормышка ашырыла: мөфтият махсус хәрби операция зонасындагы хәрби бүлекчәләр һәм госпитальләр һәм ялга кайткан сугышчылар белән турыдан-туры аралаша, хәзрәтләр солдатларның сугышчан рухын ныгыту өчен алгы сызыкка бара, республика мәчетләрендә акча һәм әйберләр җыела, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан йөк сатып алына, фронттагы солдатларга гуманитарка тапшырыла.
Махсус хәрби операция башлаганнан бирле, Нәзарәт алгы сызыкка һәм Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы госпитальләренә 10 гуманитар йөк илтте. Шуларның алтысы 2024 ел дәвамында тапшырылды. Фронтка сугышчылар янына 22 имам һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгече, шул исәптән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да барып кайтты, 4 полк имамы алгы сызыкка хезмәт итәргә җибәрелде. Имамнар һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән фронтка барлыгы 4 автомобиль, 3 мотоцикл, 10 тонна гуманитар йөк, кесәгә сыйдырышлы 165 мең дога китапчыклары, 40 комплект хәрби кием тапшырылды. Гуманитарка алдынгы сызыктан килгән заявкалар буенча җыела һәм нигездә компьютер техникасы, элемтә чаралары, җылыткычлар, запас частьләр, китаплар, хәләл азык-төлек, медикаментларны үз эченә ала. Шул рәвешле, ТР мөселманнары Диния нәзарәте гуманитар йөк җыю вакытында төп игътибарны авырлыкка һәм күләмгә түгел, ә сугышчыларның тормышчан ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бирә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләренең кече Ватаннан алып барган ярдәмне турыдан-туры солдатлар кулына тапшыруы да аеруча мөһим.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте, сугышчыларга ярдәм итү белән беррәттән, аларның гаиләләренә дә тылда ярдәм күрсәтә: мөхтәсибәтләрдә һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның якыннары белән очрашулар оештырыла, азык-төлек җыелмалары тапшырыла, Татарстан мәчетләрендә сугышчылар өчен догалар кылына.