Бүген, Раҗәб аеның 14нче көнендә (14нче гыйнварда), Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашу үткәрде. Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Әңгәмә барышында милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, ислам мәгарифен үстерү өлкәсендәге багланышлар хакында фикер алышу узды.
Әлбир хәзрәт Крганов шулай ук Татарстан Рәисенә Яңа Мәскәүдә күп конфессияле рухи-мәгърифәт дини үзәге составында мәчет төзү проектын тәкъдим итте.
Фотосурәтләр: ТР Рәисе матбугат хезмәте.