Мәрҗани мәчетендә Нәзарәтнең Пленум утырышы узды

15 гыйнвар 2025 ел 13:56
Мәрҗани мәчетендә Нәзарәтнең Пленум утырышы узды

Бүген, Рәҗәб аеның 15 нче көнендә (15 гыйнварда) Казанның «Мәрҗани» мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы утырышы узды. Җыелышта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның барлык имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары, Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм мөселман мәгариф оешмасы җитәкчеләре катнашты. Пленум утырышы Диния Нәзарәтенең чираттагы Корылтаена һәм Татарстан Мөфтиен һәм Баш казыен сайлауларга багышланды.

Пленум барышында Татарстан Республикасы Мөфтие һәм Баш казые вазифаларына кандидатлардан гаризалар һәм документлар кабул итү буенча комиссия эше мәсьәләләре, шулай ук әлеге вазифаларга рәсми кандидатларны раслау каралды. 

Пленумда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составына керүче барлык 48 мөхтәсибәт Татарстан Мөфтие вазыйфасына кандидат буларак Камил хәзрәт Сәмигуллинны һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые вазыйфасына Җәлил хәзрәт Фазлыевны тәкъдим итте. Пленум, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Камил хәзрәтне –Татарстан Мөфтие вазифасына кандидат, ә Җәлил хәзрәтне баш казый вазифасына кандидат итеп раслады.

Татарстан Республикасы мөселманнарының киләсе корылтаена әзерлек буенча фикер алышу барышында корылтайны үткәрү датасын, көн тәртибен, делегатларга бирелгән квоталарны раслау, шулай ук Пленумның кабул ителгән карарлары турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү тәртибе белән бәйле төп мәсьәләләр каралды. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча,  2025 елның 19 мартында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съездын уздыру турында Карарны бертавыштан кабул итте. Мөхтәсибәтләрдән делегатлар саны «бер мәхәлләдән бер делегат» принцибына нигезләнеп билгеләнәчәк. 

Пленумда шулай ук, Россиядә һәм Татарстанда “Ватанны саклаучылар елы” игълан ителүен исәпкә алып, 2025 елны Нәзарәттә Каһарманнар елы дип атарга карар кылынды. Шулай итеп, 2025 елда Татарстан Нәзарәте һәм аның оешмалары үз эшчәнлекләрен шушы темага багышлап тормышка ашырачак.   

Пленумда 2024 елга нәтиҗәләр дә чыгарылды: үз хисапларын Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары һәм «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитет рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников, шулай ук «ТР Вакфы» фонды директоры Фирдүс Галиуллин чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы