2024 елда мөфтият яшьләр өчен 16 проектны тормышка ашырды. Аларга 3200 дән артык кеше җәлеп ителде!

16 гыйнвар 2025 ел 09:17
2024 елда мөфтият яшьләр өчен 16 проектны тормышка ашырды. Аларга 3200 дән артык кеше җәлеп ителде!

2024 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен – 16, шул исәптән, татар гаилә кыйммәтләре буенча проектларны тормышка ашырды. Аларда 3212 егет һәм кыз катнашты. Яшьләргә адресланган проектларның кыйммәте шунда: алар ел дәвамында берничә тапкыр оештырыла яисә берничә ай өзлексез дәвам итә.

Нәзарәтнең мөселман яшьләрен берләштерү максатыннан тормышка ашырылган иң мөһим башлангычлары арасында – Кышкы һәм җәйге форумнар, “MuslimQuiz” интеллектуаль уеннары, хатын-кызлар өчен “Яшь килен” һәм “Затлы мәҗлес” проектлары, “Чиста мәчет” проекты, экскурсияләр, сәяхәтләр һ.б. атарга мөмкин. Яңа башлангычлар булып РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе теләктәшлегендә уздырыла торган “Остаз” проектын һәм Россия төбәкләрендә актив эшләүче яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән Мөселман яшьләре активы слетын аталарга мөмкин.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып яшьләрдә проектлау эшчәнлегенә кызыксыну уяту тора. Моның өчен җәйге Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы кысаларында ел саен иң яхшы социаль стартапларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы үткәрелә. Форум нәтиҗәләре буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 50 мең сум күләмендә грантына Казаннан «Син ялгыз түгел» проекты лаек булды. Проект Татарстан Республикасы Чистай балалар йортын тәмамлаучыларга мөстәкыйль тормышка әзерләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Нәзарәтнең яшьләр сәясәтенең тагын бер әһәмиятле юнәлеше – мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү. Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең волонтерлар базасында 1400 дән артык кеше теркәлгән. Алар – 14 тән 80 яшькә кадәрге кешеләр. Волонтерлар күләмле проектларны – Республикакүләм ифтарны, “Изге Болгар җыены”н, “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафонын оештыру һәм үткәрүдә, мохтаҗлар өчен корбан итен һәм гошер сәдакасын җыю һәм таратуда – катнаша. Моннан тыш, волонтерлар “Ислам. Беренче адымнар”, “Лекторий” һәм “Чиста мәчет” кебек проектларны тормышка ашыруда үзләренең социаль активлыгын күрсәтте. Мәсәлән, 2024  елда “Чиста мәчет” акциясендә 100 дән артык волонтер катнашып, 20 мәчеттә өмәләр үткәрде.

Мөселман яшьләре арасында “MuslimQuiz” интеллектуаль уены популяр булды: 7 уен узды. Акыл көрәшендә, гомумән алганда, 130 кеше, 21 команда катнашты. Уенчылар табышмакларга җавап эзләде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сорауларга җавап бирде, ребуслар чиште һ.б.

Моннан тыш, 2024 елда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында хәйрия аукционы узды: форумда катнашучылар тарафыннан 483 101 сум күләмендә акча җыелып, «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондына “Кәлам Шәриф” Коръән тәфсирен күрмәүчеләр өчен махсус Брайль өчен шрифтында бастыру өчен тапшырылды. Бөтенроссия мөселман яшьләре форумының хәйрия акчасына «Ярдам-Помощь» фонды каршындагы типографиядә 29 тәфсир комплекты бастырылды һәм Чечня, Башкортостан, Ингушетия, Дагыстан республикаларындагы, Мәскәү, Самара һәм Әстерхан өлкәләрендәге, Алтай крае һәм Ижевскидагы күрмәүчеләргә җибәрелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы