Казанда дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды

16 гыйнвар 2025 ел 12:39
Казанда дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды

Бүген, Раҗәб аеның 16нчы көнендә (16нчы гыйнварда), күренекле дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 207 ел тулу уңаеннан, татар-мөселман җәмәгатьчелеге галимне искә алу өчен аның кабере янына җыелып дога кылды. Очрашу Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында узды, биредә дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр һәм журналистлар катнашты.

Зиратта олуг галимне искә алу чарасында Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров аятьләр укыды, аннары Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җыелган җәмәгать белән бергәләп дога кылды. Алар Мәрҗани хәзрәтебезнең каберләрен нурландырсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде, дип Раббыбызга ялварды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген татар зыялылары һәм дин әһелләре Яңа бистә зиратында булган чакта шулай ук Илһам Шакиров кабере янында да дога кылды. Бүген Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 6 ел булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы