Мөфти РФ прокуратурасы университетының Казан филиалы студентлары һәм төрле төбәк прокурорлары белән очрашты

16 гыйнвар 2025 ел 14:45
Мөфти РФ прокуратурасы университетының Казан филиалы студентлары һәм төрле төбәк прокурорлары белән очрашты

Бүген, Рәҗәб аеның 16 нчы көнендә (16 гыйнварда), Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының Казан юридик институтында (филиалында) Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче курс студентлары, шулай ук бөтен Россиядән өстәмә белем арттыру курсларында белем алучы прокуратура хезмәткәрләре белән очрашты. Ректор Елизавета Демидова-Петрова әлеге очрашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

 РФ прокуратура университетының Казан юридик институты (филиалы) бик кызыклы очрашу үтте, хәзрәт белән прокурорлар арасында җанлы әңгәмә корылды: Алар аңа сораулар бирде һәм тәфсилле җаваплар ала алды, ә Мөфти үз лекциясендә Ислам турындагы киң таралган ялгыш фикерләрне таратты.

Камил хәзрәт очрашуда катнашучыларны кыскача гына ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды, ислам финанслары өлкәсендәге казанышлар, татарларда китап бастыру тарихы, аерым алганда, беренче «Казан басмасы», шулай ук Коръәннең ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан эшләнгән «Кәлам Шәриф» мәгънәви тәрҗемәсе, мәшһүр татар дини мирасы һәм аны саклау һәм өйрәнү, татар дин галимнәренең гомумислам дөнья мәдәниятенә йогынтысы турында сөйләде.

Прокурорлар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең экстремистик идеологиягә каршы тору, миграция сәясәте, шулай ук гаилә институтын ныгыту өлкәсендәге эшчәнлеге турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңлады.

Экстремистик идеологиягә каршы тору белән бәйле сорауга җавап биреп, мөфти республикада ТР мөселманнары Диния нәзарәте юрисдикциясендә 1600 дән артык мәчет эшләвен, аларда җомга вәгазьләренең бөтен Татарстан буенча бер темага һәм татар телендә сөйләнүен хәбәр итте. Татарстан Мөфтиятендә Хәнәфи мәзһәбе кысаларында халыкны агартуның тулы бер системасы эшли: «Хозур ТВ» телеканалы, китаплар, медиа, онлайн-мәйданчыклар, уку йортлары һ.б. бар. Татарстанда бердәм һәм бердәнбер мөфтият эшли, бу исә мөселман җәмәгатьчелегендә идеологик каршылыкларның таралуына юл куймый, дип ассызыклады Камил хәзрәт. Ул шулай ук игътибарны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасына юнәлтте, аның составында сирәк очрый торган югары дәрәҗәдәге дин галимнәре, фән докторлары керүен әйтте. Тулаем алганда, Камил хәзрәт лекциясендә белем алуның мөһимлеге турындагы фикер — белемнең экстремизмга каршы төп корал икәнлеге кызыл җеп булып барды.

Камил хәзрәт шулай ук гадәттәгечә төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында яхшы мөнәсәбәтләр темасына кагылды һәм Татарстанда халыкларның тату яшәү тәҗрибәсен мисалга китерде.

Очрашу тәмамлангач, Камил хәзрәт анда катнашучыларны тарихи «Мәрҗани» мәчетенә чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы