Мөфти Камил хәзрәт һәм Пакьстан шәехе Әсад әл-Мәдни Мәрҗани мирасы хакында фикер алышты

17 гыйнвар 2025 ел 15:30
Мөфти Камил хәзрәт һәм Пакьстан шәехе Әсад әл-Мәдни Мәрҗани мирасы хакында фикер алышты

Бүген, Раҗәб аеның 17нче көнендә (17нче гыйнварда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех, күренекле ислам галиме, Пакьстан голәмәләре шурасы әгъзасы Мөхәммәд Әсад Әл-Мәдни белән очрашты.

Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт татар дин галимнәре калдырган мирасны өйрәнү һәм аны саклауның әһәмиятен билгеләп узды. Ул билгеләп үткәнчә, кичә Казанда Шиһабетдин Мәрҗанине искә алу чаралары үткәрелде.

Әңгәмә барышында Камил хәзрәт шәехкә Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең әтисе – Баһаветдиннең кулъязмасын эзләп табуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, чөнки ул Пакьстанда сакланып калган булырга мөмкин дигән фараз бар. Камил хәзрәт шәехкә хәбәр иткәнчә, Мөфти Тәкый Усмани үзенең “Фәтхел Мөлхим фи шәрхи Мөслим” китабында (6нчы томда) Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Коръән фәннәренә багышланган (бу китапның исеме әлегә билгеле түгел) китабын телгә алган.

Моннан тыш, мөхтәрәм кунак Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, аерым алганда кадрлар әзерләү системасы белән танышты. Ул Камил хәзрәт белән әңгәмә корды, сораулар бирде. Мөхтәрәм кунак Казан мәдрәсәләрендә һәм мәчетләрдә булырга ниятли.

Очрашу истәлеге итеп Мөфти хәзрәт кунакка “Казан басмасы”н һәм Нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында гарәп телендә басылган китапларны бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы