Яшел Үзәндә “Җәмигъ” мәчет янәшәсендә “Чишмә” ачылды

18 гыйнвар 2025 ел 13:52
Яшел Үзәндә “Җәмигъ” мәчет янәшәсендә “Чишмә” ачылды

Бүген, Раҗәб аеның 18нче көнендә (18нче гыйнварда), Яшел Үзән шәһәренең “Җәмигъ” мәчете янында тантаналы рәвештә “Чишмә” ачылды. Ул Яшел Үзән шәһәре, Гоголь урамы, 19нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Әлеге чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев, Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, “Ханский дом” төзелеш компаниясе генераль директоры Ильяс Гыймадов, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов, шулай ук дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, иганәчеләр һәм мәхәллә халкы катнашты.

Кунаклар алдында сәламләү сүзләрен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җиткерде. Үз чыгышында ул сәдакаи-җариянең мөһимлеге хакында искәртте, кешеләргә һәм җан ияләренә су эчертү иң саваплы гамәлләрнең берсе булуы хакында әйтте. Чыгышы ахырында Камил хәзрәт әлеге изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде. 

Яшел Үзәндә “Чишмә” танылган меценат Ильяс Гыймадов тырышлыгы белән булдырылды. Бу – Яшел Үзән шәһәрендә икенче чишмә. Ул суга булган ихтыяҗны канәгатьләндерүдә бик зур роль уйнаячак.

Татарстан Республикасында “Чишмә” проекты фидакарь шәхес Азат Гайнетдинов тарафыннан башланып китте – ул исә үз чиратында Лаеш районында уннан артык чишмә ачты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчетләр янындагы чишмә булдыру традициясе бары Татарстанда гына бар. Мәхәлләдәшләр һәм шәһәр халкы мәчетләргә чишмә суы алу өчен бик теләп килә.

Тантаналы чара барышында шулай ук полилингваль мәктәп концепциясе тәкъдим ителде. 2024нче елның сентябрендә мәчет каршында рухи-әхлакый тәрбиягә басым ясап, урта мәктәп төзелеше башланды. Хәзерге вакытта бина сафка басачак урынны әзерләү һәм булачак мәктәпкә нигез салу эшләре төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы