Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты мөгаллимә һәм хаҗия Гүзәлия Сәйфуллина тарафыннан әзерләнгән “Мәккә-Мәдинә. Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен белешмә”не бастырып чыгарды. Биредә һәр мөселман өчен әһәмиятле булган мәгълүмат тупланган. Китаптан хаҗ кылу урыннары, Мәккә, Мәдинә җирлегендәге тарихи урыннар һәм мәчетләр, аларны зиярәт итүнең фазыйләтләре хакында укып белергә мөмкин.
Бай эчтәлекле, гади тел белән язылган бу белешмә һәр мөселманга файдалы булачак, изге урыннарга мәхәббәтне арттырачак.
Әлеге китап аша түбәндәге кызыклы фактлар белән танышырга була:
1) Изге Кәгъбәтуллаһны ничек төзегәннәр?
2) Кара ташны кемнәр урлаган булган?
3) Җеннәр мәчете кайда урнашкан?
4) Ән-Нәби мәчете нинди өлешләрдән тора?
Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.
Кибет: Казан шәһ., Магистральная ур., 88нче йорт.
Телефон: +7 (966) 250-00-09.
Интернет-кибет: huzurshop.ru