Нәшрият эшчәнлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен тарату өлкәсендәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мөселманнар арасында дини гыйлем тарату, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак, укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, нәшрият тарафыннан 96 төрле китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 300 950 данәне тәшкил итә (Чагыштыру өчен: 2021нче елда – 96 000 данә, 2022нче елда – 165 000 данә, 2023нче елда – 265 000 данә).
Шунысы игътибарга лаек, “Хозур”да басылган китаплар арасында – кабаттан нәшер ителгән бестселлерлар бар, алар үз популярлыгын югалтмыйча, укучылар өчен һаман кызыклы булып кала бирә. Мондый китапларга “Зубдатуль-Бухари”, “Ду’а на все случаи жизни”, “Ислам дине нигезләре” (татар һәм рус телләрендә), “Болезни нафса и пути их излечения”, “Кыйссасел-әнбия”, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”, “Молитвы для семейного благополучия”, “Намаз уку тәртибе” (татар һәм рус телләрендә) һәм башкаларны кертергә мөмкин.
Шул ук вакытта 2024нче елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты уникаль басмалар да нәшер итеп, Россия мөселманнарының рухи мирасын баетты.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар дин галимнәренең Коръән белеме өлкәсенә керткән өлеше турындагы фәнни хезмәте (“Җүхүдү гуләмә...”) хәзерге заман дин гыйлеме фикере үсеше өчен иң актуаль басма булып тора. Татарстан мөфтияте җитәкчесенең татар рухи мирасын өйрәнү өлкәсендәге күпьеллык гамәли эшчәнлеге, татарларда Коръән бастыру һәм Коръәнне аңлату традицияләрен торгызу проектларын тормышка ашыру – XIX-XX гасыр башы татар дин галимнәренең фәнгә керткән өлешен тулысынча тикшерү өчен нигез булды. Хәзерге Ислам фәнендә татар дин галимнәренең Коръән белеме өлкәсенә керткән өлеше системалы рәвештә гарәп телендә тәкъдим ителде. Шулай итеп, ул Россиянең бүгенге ислам дин гыйлеме тарихында мүсхәф расмы буенча беренче фәнни хезмәт.
Зур әһәмияткә ия хезмәтләр арасында шулай ук рус телендә басылган “Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ. Дустанә мөнәсәбәтләр үрнәге” китабын атарга мөмкин. Бу китапның үзәгендә әхлакый сыйфатларны гәүдәләндерүче шәхес – Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ тора. Әлеге басмада Рәсүлебезнең ﷺ гамәлләренә сокланырлык һәм үрнәк булырлык сыйфатларны, мисалларны күпләп табарга мөмкин.
2024нче елда табадан төшкән, зур табыш буларак кабул ителгән басмалардан гарәп телендә дөнья күргән “Дәләил әл-хәйрат”ны атарга була. Ислам галиме Мөхәммәд әл-Җәзүли тарафыннан төзелгән әлеге догалар җыентыгы күп гасырлар дәвамында мөселманнар өчен зур рухи таяныч булган. Бу басмада “Казан басмасы” шрифты кулланылу исә нур өстенә нур булып тора. Әлеге зур хезмәт – рухи чыганак аша укучылар атналык догалар, зикерләр һәм салаватлар белән таныша ала, аларны даими уку, кабатлау – догадан аерылмаска мөмкинлек бирә һәм аны көн саен укуны гадәткә кертергә ярдәм итә.
Тагын бер кабатланмас хезмәтләрнең берсе – Мөхлисә Бубиның 155 еллык юбилее уңаеннан аның абыйсы Гобәйдулла Бубиның китабы басылып чыгу. Әлеге хезмәт – инкыйлабка кадәр дөнья күргән басманың хәзерге татар теленә күчерелгән репринт басмасы. Китап физика буенча ярдәмлек булып санала, чөнки Гобәйдулла Буби бу предметны төрле мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә укыткан.
Искәртеп үтик, “Хозур” нәшрият йорты китапларын кәгазь вариантта гына түгел, аны хәтта электрон версиядә www.huzurshop.ru адресы буенча урнашкан рәсми интернет-кибеттә сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, “Хозур” нәшриятында дөнья күргән мөселман әдәбиятын Wildberries, OZON, Магнит Маркет аша, шулай ук “Читай-город”, “ЛитРес” интернет-кибетләрендә сатып алырга мөмкин.
2021-2024нче елларда “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә барлыгы 354 исемдәге 800 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде. Һәр басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Экспертлар советы тарафыннан тикшерү уза.