Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Татарстанныж көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына чираттагы эшлекле сәфәр кылды. Бу – Мөфти хәзрәтнең махсус хәрби операция башланганнан бирле махсус операция урыннарына җиденче командировкасы. Гомумән алганда, 2022 елдан бирле Татарстан мөфтияте делегацияләре фронтка 11 тапкыр барып кайтты.
Бу юлы ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге алгы сызыкта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең полк имамы, Татарстан Мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаев хезмәт иткән “Батыр” батальоны сугышчылары янына барды, шулай ук Луганск госпитальләрендә дәваланучы яраланган солдатларны карады. “Батыр” батальоны хәрбиләре Мөфтине шатлыгы белән уртаклашырга чакырды – полк имамы Мөхәммәд хәзрәт командование ярдәме белән “мәчет” – блиндаж мусаллә төзегән. “Мәчет” “Батыр” батальонының даими җыелу урынында урнашкан, аңа “Нургали” дип исем бирелгән – зурлыгы 18 квадрат метр. Биредә намазлар укылачак һәм солдатлар белән рухи әңгәмәләр үткәреләчәк.
Сугышчылар Камил хәзрәт һәм батальон командиры Әскәр Жангужинов белән бергә мәчетне тантаналы рәвештә ачтылар һәм беренче җәмәгать намазы укыдылар. Хәрбиләр белән очрашу барышында Камил хәзрәт командованиегә һәм мәчет төзелешендә катнашкан һәркемгә, мөселман сугышчыларына яхшы мөнәсәбәт өчен ихластан рәхмәт белдерде. Ул командирдарның "Батыр" батальоны мөселман сугышчылары командирларча бәяләп бетергесез ярдәмен билгеләп үтте. Шунысы игътибарга лаек: мәчетне төзүдә мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә ярдәм иткән. Бу уңайдан Камил хәзрәт аларга: "Сезгә һәм якыннарыгызга тормыш юлында үзегез кебек үк игелекле кешеләр очрасын!" - диде. Шулай ук Камил хәзрәт солдатлар белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде һәм кәефен күтәрде. Мөфти аларга: "Ышаныгыз: тылда без сезнең өчен дога кылабыз һәм Аллаһы Тәгаләнең сезне сугышта яклавын, якыннарыгыз янына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итүен, җиңүне тизләтүен сорыйбыз. Без сезне Аллага ышанып тапшырабыз! Үзеннең кодрәте белән Ул сезне дошманнан сакласын, хәвеф-хәтәрләрдән коткарсын, сугышта сезгә ышанычлы көрәштәшләр бирсен, йортларыгызга һәм тылдагы якыннарыгызга иминлек бүләк итсен. Ин шәә Аллаһ, сез явызлыкны җиңәрсез!"
Бер уңайдан сугышчылар Нәзарәт җитәкчелегенә мәчет өчен "Starlink" иярчен элемтә аппараты алырга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу мәсьәлә шунда ук хәл ителде - хәзрәтләр батальонга җиһазлар сатып алу өчен акча калдырды. Хәзер "батыр" батальонының "Нургали" мәчете