Казан шәһәре мөселманнарын Мигъраҗ кичәсенә чакыралар

22 гыйнвар 2025 ел 11:27
Казан шәһәре мөселманнарын Мигъраҗ кичәсенә чакыралар

Раҗәб аеның 27нче кичендә (26нчы гыйнвардан 27-сенә каршы кичтә) бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Исра вә Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк.

Якшәмбе, ягъни 26нчы гыйнвар көнне сәг. 15.00-дә Казанда Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу көнне мәчеткә җыелган халыкка Пәйгамбәребезнең ﷺ изге сәфәре, намазның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре укылачак, салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйтеләчәк. Кичәгә Апанай мәчете мәхәлләсе, шулай ук Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары, шул исәптән журналистлар чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: +79867157452 (Гөлнирә Абдрахманова).

Җыелган халыкка «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге тарафыннан әзерләнгән яңа китап – мәшһүр дин галиме, мәгърифәтче Галимҗан Барудиның “Әл-китәбү әс-сәлисү мин әл-әрбәгыйнәти әл-мүтәсәлсилә” (“Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган өченче китап”) дип аталган хезмәтнең презентациясе булачак.

Исегезгә төшерәбез, Исра вә Мигъраҗ – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ Мәккәдәге әл-Хәрәм мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә могҗизаи төнге сәяхәте һәм соңыннан гаҗәеп рәвештә Күккә күтәрелеп, биредә пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр белән очрашуы, Җәннәтне һәм Җәһәннәмне күрүе, Аллаһ белән аралашуы ул. Аллаһы Тәгалә Мигъраҗ вакытында Үзенең яраткан өммәтенә биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә мөселманнар өчен Рәсүлебезнең ﷺ шәфәгатен һәм “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы