2024 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең онлайн-мәдрәсә һәм һәм татар телен өйрәнү өчен «Без – татарлар!» платформасы кебек мәгърифәтчелек проектлары актив эшләвен дәвам итте.
Рус һәм татар телләрендәге онлайн-мәдрәсә 2021 елда оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр 136 795 кешене җәлеп иткән. Ресурсның мобиль кушымтасын күчереп алу очраклары 7500 дән артып киткән.
Онлайн-мәдрәсә исламга кагылышлы 7 төп дисциплинаны үз эченә ала. Алар видеолекцияләр, аудиодәресләр һәм текстлар форматында тәкъдим ителә.
Татар телен өйрәнү буенча «Без - татарлар!» онлайн платформасы сайт һәм мобиль кушымта рәвешендә эшли. Ресурсны мобиль җайланмаларга күчереп алу очраклары 1000 нән артып киткән, ә курсны 17 507 тыңлаучы уңышлы тәмамлаган.